Логотип
#cөембикә_марафон

ДҮРТЕНЧЕ БИРЕМ «100 теләк» 

Булыша: Тормышка яңалык кертергә, үзегезне әйбәтрәк аңларга.

Булыша: Тормышка яңалык кертергә, үзегезне әйбәтрәк аңларга. 

Үтәү вакыты: 40–60 минут. 

Кирәк: ручка, кәгазь яки гаджет. 

Үзегездән «Мин нәрсә телим?» дип сорап караганыгыз бармы? Без – хатын-кызларның күп теләге уртак инде аның: бүген нәрсә пешереп гаиләне тукландырырга, ничек барысына да өлгерергә, ничек күбрәк акча эшләргә, ничек гаилә бәхетен саклап калырга, челтәрләрне, тәрәзәләрне кайчан юарга, бакчаны ничек утыртып чыгарга... Таныш хәлләрме? Бу теләкләр барысы да гаиләне тирә-юньдәгеләрне бәхетле итәр өчен уйлап табылганы. Ә менә үзегез, хатын-кыз буларак ни телисез? Марафоныбызның «100 теләк» дигән биреме менә шуны аңларга ярдәм итәр.  

Башкалар комачауламый торган җайлы вакыт туры китереп, үзегезгә уңай атмосфера тудырыгыз. (Талгын музыка кабызырга була яки балконга, мөмкинлек булса бакчакга чыгып утырырга.)  

Кәгазь битенә үзегезнең теләкләрегезне, хыялларыгызны яза башлагыз. Башыгызга килгән һәр теләкне уңайсызланмыйча кәгазьгә төшерегез. Акчам җитмәс, булдыра алмам, кеше ни әйтер дигән чикләр куймагыз. Барысы да мөмкин дип уйлап, ничек телисез шулай языгыз. (Нәрсә турында язарга белмәсәгез башта төрле өлкәләрне билгеләп чыгыгыз: гаилә, финанс, мөнәсәбәтләр, мәхәббәт... Бу өлкәләргә кагылышлы теләкләрегезне языгыз.) 

Кайвакыт үзебезнең теләкләрне, хыялларны аңлау еш кына авыр була. Сезгә булышыр өчен менә берничә сорау: Нәрсәгә өйрәнәсем килә? Минем үземә нәрсәләр кирәк? Тормышта нәрсәне бер тапкыр булса да эшләп карыйсым килә? Үземдә, тормышымда, эшемдә минем нәрсәләрне үзгәртәсе килә? Кая барасым, кайда ял итәсе килә?.. 

Гадәттә, 15-30 теләк язганнан соң, ни язарга да белми утырасың. Менә шунда инде безнең үзебезгә кагылышлы чын теләкләребез  күңелгә килә башлый. Шуңа күрә, туктап калмагыз, 100 теләкне ахыргача язып бетерегез. 

Язып бетергәч, теләкләрегезне яңадан карап чыгыгыз да үзегез өчен мөһим булган 10 теләкнең астына сызыгыз. Аларны аерып алып башка биткә күчереп язарга да мөмкин. Боларны – тормышыгызның төп максатлары дип билгеләргә була.  

Ә хәзер чынга ашырырга иң җиңел булган 10 теләгегезне билгеләгез. Һәм озакка сузмыйча аларны берәм-берәм чынга ашыра башлагыз. Белеп торыгыз: кечкенә теләк-хыялларны чынга ашырганда зур хыялларның чынга ашу механизмы да эшли башлый.  

Уңышлар телим! Теләкләрегезне һәрдаим барлап торыгыз! 

    

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар