Логотип
#cөембикә_марафон

БИШЕНЧЕ БИРЕМ «Яратам! Хөрмәт итәм!» 

Булыша: Үз-үзеңне кабул итәргә... 

 

Булыша: Үз-үзеңне кабул итәргә. 

Үтәү вакыты: иртән 2-3 минут. 

Кирәк: көзге. 


Иң гади дә, катлаулы да бирем бу. Иртән торгач, юыну бүлмәсенә кереп теш чистарта башлаганчы, көзгедән үзегезнең күзләргә туры карап: «Мин сине яратам, ... (исемегез)! Мин сине хөрмәт итәм! Мин сиңа ышанам!» диябез. Гап-гади сүзләр! Әмма без мондый сүзләрне үзебезгә әйтергә ияләшмәгән. Бу күнегүне эшләгәндә кемдер башта үзенең күзләренә туры карый алмый, «яратам» дигәндә күңел тула, күз яшьләре бәреп чыга... Үзебезне бәяли,  аерым игътибар бирә белмәгәннән шулай ул. Ә бит, үзеңә ничек карыйсың, башкалар да сиңа шундый мөнәсәбәттә була. Шуңа күрә, әйдәгез, үзебезне яратырга, кабул итәргә өйрәник – көн саен беренче эш итеп, көзге каршына басып шушы биремне үтик әле! 

Тәэсирләрегез белән дә бүлешсәгез иде, кадерле укучыларыбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар