Логотип
#cөембикә_марафон

Алтынчы бирем: «Тормыш балансы» 

Булыша: Үзебезне кай якка үзгәртергә аңларга. 

 

Булыша: Үзебезне кай якка үзгәртергә аңларга. 

Үтәү вакыты: 30-40 минут 

Кирәк: кәгазь һәм ручка. 

Татарчалатып без моны «тормыш балансы тәгәрмәче» дип атыйк инде. Үзегез дә игътибар итәсездер, кешегә тулы бәхет өчен сәламәт яки бай булу  гына җитми. Бәхет төрле факторлардан тора: гаилә, балалар, сәламәтлек, байлык, карьера, дуслык, рухи үсеш...  Менә шуларныңның барысы да җитеш булганда гына без «бар яктан да бәхетле» булабыз.  

Әйдәгез, тормыш балансын тикшереп карыйк. Чиста кәгазь битенә рәсемдә күрсәтелгәнчә түгәрәк ясыйбыз һәм аны секторларга бүләбез. Игътибар белән карасагыз, һәр сектор 1-10 баллга бүленгән. Хәзер һәр өлкәне карап,  үз тормышыгызны анализлап, бәяләп езгә туры килгән баллны әйләндереп алыгыз. Мисал өчен, сәламәтлегегез бераз какшап тора, ди. Ә врачка барырга, тикшеренергә һаман вакыт табылмый. Димәк, без үзебезнең сәламәтлеккә битараф булып чыгабыз. Шуңа күрә, хәлебезгә карап «Сәламәтлек»не 3 яки 4 балл дип билгелибез. Туйганчы йокларга, сәяхәтләргә йөрергә, үзегезгә ял бирергә иренмисез икән – «Ял» өлкәсен 10 балл белән билгели аласыз.  

Карьера баскычы буйлап дөрес юнәлештә хәрәкәт итәсезме? Сәламәтлегегез турында ниләр уйлыйсыз? Рухи яктан үсәргә тырышасызмы? Иҗат белән шөгыльләнергә вакытыгыз каламы?.. Менә шулай һәр өлкәне анализлап тиешле баллар белән билгеләп чыгабыз.  

Ә хәзер кайсы саннарны билгеләдегез, шуларны бер-берсе белән тоташтырабыз. Йә, түгәрәк тәгәрмәч килеп чыктымы, әллә киртле-кортлы йолдызмы? Тормышыгыздагы кайсы өлкәгә игътибарыгыз җитми, ачыклый алдыгызмы? «Тормыш түгәрәк булсын!» дигән әйтем дә, тормыш балансы тәгәрмәче турында түгелме икән әле ул?! 

 

Кадерле укучылар! «Сөембикә» марафоны»нда катнашучылар! Шуның белән биремнәр тәмам! Катнашканыгыз, тырышканыгыз, үзегезнең тормышка битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт!  

Вакыт табып, җавап хатлары язсагыз – рәхмәтле булырбыз! 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар