Логотип
Сәхнә арты

​Зөлфия ВӘЛИЕВА: «Бәхет мендәрчекләремне оятсызларча урладылар»



Тинчурин театры артисты, «Зө-Ләй-Лә» триосы җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиеваның гадәти булмаган шөгылен күпләр белә. Үзе уйлап тапкан схема буенча «бәхет мендәрчекләре» чигә ул. Аның ул сувенир мендәрчекләре кая гына таралмады инде! Ә берничә көн элек Зөлфия Вәлиева мендәрчекләргә бәйле күңелсез хәбәр җиткерде.

Бактың исә, кемдер Инстаграмда «Подушечки на счастье» (podushechki_na_schaste.rt) дигән аккаунт булдырып, бер мендәрчекне 800 сумнан сатып ята икән. Әлеге мендәрчекләрнең схемасы да, орнаменты да, детальләре дә – барысы-барысы да Зөлфия Вәлиевадан «күчереп алынган». Артист үзе моны оятсызларча урлау дип бәяли. «Бу кешеләр минем өч ел дәвамында уйлаган авторлык идеямне урлаганнар! Бер бизәген дә, детален дә үзгәртмәгәннәр – барысы да нәкъ мин уйлап тапканча. Мендәрчекләрне ясавын үзләре ясаганнар. Минекеләр булса, таныр идем, чөнки мин һәр ясаган мендәрчегемне хәтерлим. Бөтен Россия буенча җибәрәбез, бәясе 800 сум, дип язып куйганнар. Мин ясый торганнары 650 сум, ул акча мендәрчекне эшләүгә тотылган материалларның бәясен каплау өчен генә куелды. Сатудан кергән акча хәйрия максатларында тотыла. Мин һәр мендәрчеккә күңел җылымны кушып эшлим, шуңа күрә бу эшкә акча эшләү дип карамый.



Тик иң мөһиме минем идеяне урлаулары да түгел. Алар бу мендәрчекне саклаучы талисман итеп күрсәтә. Ә бу ислам диненә каршы килә. Мин мендәрчекләрне тегәргә алынгач, бу теманы яхшылап өйрәндем, дин әһелләре белән дә киңәшләштем. Кечкенә вакытта минем кызыл тукыма тегелгән өчпочмаклы тукыма кисәге бар иде, эченә дога тыгылган – бөти була инде ягъни. Балага исем кушарга килгәч, мулла калдырып китә торган булган аны. Бөти эчендәге дога, бала үзе дога укыр яшькә җиткәнче, аны саклый, дип ышанганнар. Бүген дә бар ул гадәт. Тик бөти түгел, дога саклый кешене – хәзрәтләр миңа шуны аңлатты. Шуңа күрә мендәрчекләремнең идеясен урлаган кешеләр, аларны талисман дип алдалап сатып, өсләренә икеләтә гөнаһ ала. Рамазан аенда, «Аллаһ» сүзе белән коралланып, акча эшләргә уйлаган инде ул кешеләр. Мин мендәрчекләрне чигәр алдыннан аңа заказ биргән кешедән сорыйм: бу мендәрчек кайда торачак, дим. Өй түрендә яки машинаның алгы тәрәзәсендә, дисә, мендәрчекнең арткы ягына «Аллаһ» сүзен чигәм. Ул кеше Аллаһ турында исенә төшереп торсын, мендәрчекне күргән саен дога укысын өчен генә. Әгәр сумкага тагу өчен алсалар, «Аллаһ» сүзен чикмим. «Аллаһ» сүзе теләсә кайда булырга тиеш түгел», – дип сөйләде Зөлфия Вәлиева.

«Бәхет мендәрчекләре»н ничек ясый башлавын да искә алды ул:

– Бервакыт иптәш кызымның ун яшьлек кызына бүләккә нәрсә алыйм икән дип сайланып йөрдем дә, энә белән чигү җепләре җыелмасы сатып алдым. Тик минем алда гына икенче бер дус кызыбыз чигү җыелмасы бүләк итте. Мин дә шундыйны ук бирә алмыйм бит инде, дидем дә, сумкамда калды бу.

Кәрим башлангыч классны тәмамлый, укытучысына ниндидер бүләк бирәсе килә. Теге җепләрне тартып чыгардым. Карале, бу бик тиз чигелә икән, дип уйладым да бер утыруда чигеп тә бетердем. Эченә мамык тутырып, мендәрчек ясап бүләк иттем. Берничә көннән бу укытучы шалтырата: «Зөлфия, минем яныма бер укытучы керде, мендәрчеккә кызыкты, каян алдыгыз аны?» – ди. Үзем ясадым, дим. Аңа да шундыйны ясап булмасмы икән, акча түләр идем, ди бу. Ярар, ясармын, дидем. Җепләр калган иде, тагын берне чиктем, монысы кечерәк булды.

Шуннан китте инде. Кайвакыт концертка киләбез дә чыгышыбызны ике-өч сәгать көтеп утырабыз. Тик утырганчы, шушыны чигеп утырырмын, дидем. Тора-бара рәсемен үзгәрттем. Танышлар бүләккә дип ала башладылар. Минем мендәрчекләрем әкренләп бөтен дөньяга тарала: Австралиядә бар, Лондонда аукционда саттык, берсен 50 фунтка (безнең акча белән 3000 сум тирәсе) сатып алдылар, бер биюче кыз икене Испаниягә алып китте. Ә сатудан кергән акчаны хәйриягә тотабыз. Лондонда сатылганнан кергәнен Арчадагы балалар йортына күчердек.

Бу эшкә тотынырга Аллаһы Тәгалә үзе юл күрсәткәндер, мөгаен. Мин инде аннан күптәннән: «Миңа кешегә файда китерә дә торган, үз күңелемә дә ятышлы бер эш кирәк», – дип сорый идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар