Логотип
Сәхнә арты

ҖЫРНЫҢ БЕР ЮЛЫН УРЛАУ КАРАКЛЫКМЫ? - РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН & ҖЫРЧЫЛАР

Татар эстрадасында авторлык хокукы буенча бик еш булмаса да, бәхәсләр чыгып тора. Ришат Төхвәтуллин, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грейның җырлары белән бәйле аңлашылмаучанлыклар матбугат чараларында яктыртылса да, авторлар арасында эчтән генә үпкәләп, ут йотып яшәүчеләре дә байтак. Күбесе, чебен дулап тәрәзә вата алмый дип, сүзне зурга җибәрүдән тыелып кала. Шул рәвешле, үзенең иҗат җимеше халыкка танылса да, автор күләгә кала бирә. 

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында хәзерге вакытта җырларга бары тик җырчылар гына хуҗа булуы турында белдерде. Килешми мөмкин түгел: авторлар хокукы турында закон булса да, ул бездә үтәлми.

Шагыйрьнең сүзләрен урлап, икенче җыр “иҗат иткән” бөек авторлар кемнәр алар? Гомумән, иҗади караклык турында кайбер эстрада вәкилләренең фикерләренә күз салыйк.

 

 

Илназ Гарипов башкаруындагы “Яратам! Бетте-китте!” дигән җырның авторы Ренат Галиәскәргә Роберт Миңнуллин “Бу - урлашу дип атала”, - дигән фикерен җиткерде. Чөнки нәкъ шушы сүзләр кергән шигырьне бик күптән язган булган ул.  

 

Ренат Галиәскәрнең фикеренә күз салыйк:

- Мин ул шигырьне белмәдем, әгәр дә укыганым булса, гомеремдә дә андый исемдә шигырьне чыгармый идем. Әлеге шигырь җыр булып халыкка чыканнан соң, өч елга якын вакыт үтте һәм миңа дустым Роберт Миңнуллинның бу шигырен күрсәтте - шул вакытта гына белдем, шаккаттым һәм шагыйрь тарафыннан андый сүз булачагын көттем. Чыннан да, әйтте Роберт ага. Нәрсә диим, “яратам”, “бетте-китте” дигән сүзләр безнең телдә иркен кулланыла. “Мин сине яратам” дигән сүзләр кергән җырлар бик күп бит! Шуның кебек “Яратам, бетте-китте!” дигән формулировка да кулланыла ала, минемчә. Идея күктә очып йөри, кем эләктерә ала – шул яза. Әгәр дә минем бер генә шигырем булып, шуңа гына җыр язылган булса, Роберт Миңнуллин мине урлауда гаепли алыр иде, бәлки. Ә мин бит моңарчы да яздым, язам һәм язачакмын да. Миңа кадәр язылган шигырьләрдә очраган сүзләр мин иҗат итәчәк шигырьләрдә кулланылмас дип ышанып әйтә алмыйм, чөнки мин барлык шагыйрьләрнең иҗаты белән дә таныш булып бетә алмыйм, бу мөмкин хәл дә түгел.

Илназ ГАРИПОВ (җырчы):

Әгәр дә мин җырлаячак җырдагы шигырь сүзләренең кайсыдыр башка автордан кабатлануын белсәм, аларны алмаштырырга тырышачакмын. Чөнки, бу үзем өчен мөһим - миңа яңалык кирәк, кабатлану кирәкми! Әгәр дә андый сүзләрнең моңарчы язылган башка шигырьдә булуын белмим икән, биредә белмәү гаеп түгел дип кенә әйтә алам.

Күп кенә мәгънәле шигырьләр язылып та, еллар буена халыкка җыр булып ирешмичә ята, димәк, эш матур сүзләрдә генә дә түгел. Халыкка дөрес итеп тәкъдим итәргә, тапшыра белергә дә кирәк шул.

 

Гүзәл ӘХМӘТОВА (Башкортстанның атказанган артисты):

- Ф. Гыйльметдинова сүзләренә иҗат ителгән “Килен төшә” җырында Роберт Миңнуллинның шигыреннән алынган сүзләр барын белми идем. Дөресен генә әйткәндә, композиторлар безгә әзер җырны тәкъдим итәләр, без шагыйрьләр белән бик аралашканыбыз юк.

Ф.Гыйльметдинова белән шәхсән таныш түгелмен. Аны Караиделдә яши дип беләм. Ул сүзләрне урланганмы-юкмы икәнен әйтә алмыйм, урлап утырмагандыр, гадәти туры килүдер дип саныйм. Тормыштан алынган сүзләр инде ул: “Килен төшә, килен төшә” – элек-электән әйтелгән бит. 

Роберт Миңнуллин үзенең “Мин көчлерәк тагын да Син янымда чагында” дигән сүзләре яшь җырчы Айгөл Рәхимова башкарган “Мин бәхетле бу дөньяда Син янымда булганда” дигән җырда кабатлана дип саный. Бу уңайдан җырчының фикере:

Айгөл РӘХИМОВА (җырчы):

Без бит инде хәзер яңа сүзләр уйлап чыгара алмыйбыз. Булган сүзләрне генә кулланабыз. Шуңа да мин бу очракны урлау дип атамас идем.

Роберт Миңнуллинның иҗатын бик хөрмәт итәм. Әмма бөек татар телен ул төземәгән бит. Бәлки мин фикеремне дөрес тә белдермимдер, әмма башка авторларны үз шигыреңдәге сүзләрне куллануда гаепләү дөрес түгел дип саныйм.

 

Рәсим НИЗАМОВ (Татарстанның атказанган артисты):

- Миңа еш кына инде көй язылып җырланган шигырьне икенче көй яздык дип тәкъдим итәләр. Халыкка җыр буларак беренче булып ишетлгән булса ул сүзләр, мин аны кабул итмим, гомумән, андый әйбергә каршы. Ә инде шигырьдә берәр сүз генә кабатлана икән, моны кемнеңдер сүзен урлау дип атау, бәлки, дөрес булмас.

Аннан соң сүз кабатланудан гына түгел, шигырьнең темасы, авторның нәрсә әйтергә теләве, төп мәгънәсе мөһим. Бүген шигырь язам дип язучылар күп булган кебек, андый кабатлану очраклар да күп. Бар профессиональ шагыйрьләр һәм һәвәскәрләр. Соңгыларында башка авторлардан кабатланулар чагыладыр бәлки, ә менә професиональ шагыйрьләр арасында минем андый әйберне күргәнем юк. Чөнки алар кабатлауны үзләре күрергә, үрнәк күрсәтергә тиешле кешеләр. Әгәр инде икенче авторның сүзләре юлы белән алынса, шигырьнең эчтәлеге, мәгънәсе күчерелсә, мин урланган дип санар идем.

 

Тимур МИҢНЕХАНОВ (шәхси юридик оешма җитәкчесе):

- Авторлар хокукы турындагы сорауларны тирәнтен өйрәндем мин, чөнки эшләү тәҗрибәмдә андый очрак бар. Миңа мөрәҗәгать иткән клиентның үзе иҗат иткән шигырь белән көен икенче кеше башкарган. Ләкин эш судка кадәр барып җитмәде, аңлашылмаучанлыкны ачыкладык, ике якның килешү төзүе белән конфликт җайланды. Әгәр дә килешү андый юл белән барып чыкмаган булса, без суд органнарына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булыр идек.

Бүгенге көндә бик актуаль тема бу. Авторларның интеллектуаль милекләрен яклауга алынулары бездә әле үсеш алып кына килә. Башка регионнарда, әйтик, Мәскәү, Петербургта закон тулы көченә эшли. Без аңа таба үсәбез генә әле. Киләчәктә – биш-җиде ел эчендә, әлеге закон үтәлеше үз дәрәҗәсен алыр дип ышанып калам, чөнки интеллектуаль милеккә карата көннән-көн таләпләр арта бара.

Әгәр дә авторлык хокукы буенча сорау туса, иң беренче эш итеп шуны исбатларга кирәк: әлеге иҗат текстын кем иртәрәк язган. Чит регионнарда моны исбатлауның ике юлы бар: беренчесе – нотариуста төгәл вакытын теркәтү, аның үз тәртипләре бар. Икенчесе – хәйләкәр юл дияр идем, мәсәлән, мин шигырьне язгач, аны конвертка салам да, “Россия почтасы” аша үз-үземә юллыйм. Хат килгәннән соң, аны ачмыйм. Эш судка барып ирешкән очракта гына, төгәл даталарны карап, конвертны ачачаклар. Кемнең иртәрәк иҗат итүе ачыклана – авторлык хокукы шул кешедә була.

Күзәтү органнарына килгәндә, “Роспатент” федераль хезмәте, ФИПСта (Федеральный институт промышленной собственности) авторлык хокукларын теркәп була. Анда исә яңа интеллектуаль хезмәтләрне генә теркиләр, кабатлану мөмкин түгел. Ә инде теркәлгән очракта, авторлык хокукын исбатлап була.

Авторлык хокукын бозу өчен җаваплылыкка килгәндә, анда граҗданлык хокукы, алдминстратив һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Биредә сүз килгән зыянны компенсацияләү турында бара. Ул, суд карары буенча, ун меңнән алып ике миллионга кадәр суммада булырга мөмкин.

Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА (шагыйрә):

Әлбәттә, үз сүзләреңне чит шигырьдә ишетсәң, игътибар итмичә калмыйсың. Мин, мәсәлән, ир-атлар дуслыгы турында шигырь язган идем, аны “Айфара” башкарды. Шуннан соң эстрадада шушы ук темага башка җырлар чыкты. Күп еллар элек язылган “Ходай сине миңа яраткан” җырын Илсаф танытты да, аның да “Ходай сине миңа саклаган” ише төрле вариантлары “туды”. 3-4 ел элек “Кеше булып кал” шигырем киң таралды. Хәзер шуңа охшаган фәлсәфи шигырьләр дә, шундый ук эчтәлектәге шигырь сөйләүчеләр дә җитәрлек. Шуңа күрә мондый юк-бар әйберләр белән шөгыльләнәсем дә килми, аның урынына матур итеп яшим, яңа шигырьләр язам мин!

Роберт Миңнуллин Рамил Чурагуловны “Туганнарның кадерен бел” һәм “Кайгы җиле какмасын” шигырьләрендә үз иҗат җимешләреннән алынган сүзләрне кулланган дип белдергән иде. Әлеге уңайдан, Рамил ага белән элемтәгә кердек:

Рамил Чурагулов (шагыйрь):

- Һәр халыкның шагыйрьләре фольклорга таянып яза. Шәхсән миңа “Коръән” китабы илһам чыганагы булып тора. Иҗат өчен кайдандыр этәргеч алу – гадәти күренеш. Татар халкының сүзлек запасы да бик бай.

Тагын шунысы да бар, мисал өчен, мин “Моңнар кайтсын авылга” җырын язган идем, соңрак “Аулак өй” дигән җыр чыкты. Тик ул вакытлыча гына җырланды да, шуның белән сүнде. Нәкъ шушы сүзләр белән унлап җыр иҗат итәргә була, тик аның тәүге вариантын берсе дә алыштыра алмаячак, ул бренд кебек бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар