Логотип
Сәхнә арты

"Мулла" спектакле: героиня роле Әтнә театры артисткасына бирелде

Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә төшерелгән "Мулла" фильмында бик күп актрисалар, шул исәптән, танылган эстрада җырчысы Илсөя Бәдретдинова да кастинг узган иде. Кичә фильмның төп героинясы – чая авыл кызы Налимә роленә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры артисткасы Гүзәл Гафарова расланганы билгеле булды.

Искәртеп узабыз, кичә Татарстанның Әтнә районында "Мулла" фильмы төшерелә башлады. Беренче күренешләр Күәм авылында – Әнис Галләмовның авылда буш торган йортында – танылган Россия киноактеры Марат Бәшәров катнашында төшерелде. Марат төп герой Әсфәндияр мулланың элеккеге дусты ролен башкара.

“Беренче таләп – геронияның характеры буенча сайлыйбыз. Гүзәлнең сыйфатлары туры килә. Кастингта күп кешене караганнан соң, Гүзәлгә тукталдык, – диде фильмның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова. – Шикләнүләр бар иде – Мулла янында Гүзәл бик яшь күренә. Кинога төшү өчен Гүзәлне бераз картайтырбыз инде – картайту проблема түгел бит ул, яшәртү проблема”.

Гүзәл Гафаровага Налимә роле яхшы таныш – ул әлеге рольне Әтнә театрында беренче уйнаган актрисаларның берсе. Чөнки “Мулла” пьесасы буенча спектакль Әтнә театрында ул әле халык театры булган вакытта ук Рамил Фазлыев тарафыннан куелган иде. Театр белгечләре аны әлеге пьесаның иң яхшы куелышы дип таный. Хәзер бу спектакль Әтнә театры репертуарыннан алынган.

Таныш роленә кабат расланса да, Гүзәл үзенең сайлануын белгәч югалып калган, калтырана башлаган. “Бик җаваплы роль. Әмма мин аны уйнаганым булгач, башкарып чыгармын дип уйлыйм”, – ди Гүзәл.

Гүзәл Марат Бәшәров белән бер кинода уйнавына да сөенүен белдерде. Дөрес, аларның геройлары кисешми. Марат Бәшәров белән бер күренештә уйнау бәхете Әсфәндияр ролен башкарган Рамил Фазлыевка һәм Чаллы театры артисты Гөлүсә Гайнетдиновага гына тиде.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/06/145828/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар