Логотип
Сәхнә арты

Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты Илдус ГАБДРАХМАНОВ турында 18 факт

1. Илдус – Апас егете. Әнисе – укытучы, әтисе заманында райкомның беренче секретарен йөртә. Район үзәге Апаста, партия райкомы бинасы каршында ук 8 фатирлы ике катлы беренче таш йорт салынгач, аларга шуннан фатир бирәләр. Әмма ишегалдында кечкенә генә бакчалары да була, сарайда тавыклар да асрыйлар. «Дәү әни исә кәҗә дә, сарыклар да асрады, – ди Илдус. – Ул укытучы иде. Шуңа күрә, ел саен аңа печәнне дә, саламны да китереп бирәләр иде. Без шуны өябез генә. Тавыклар шул печән эченә кереп, качып күкәй сала, минем яраткан шөгылем аларның ояларын эзләп табу иде». 

2. «Район үзәгендә яшәсәк тә, мин чалгы да тота беләм, – ди Илдус. – Бабай – Сәлимәнең әтисе – куяннар асрый, җәен ялда булганда, куяннарга печән чабып кайткаларга туры килә».

3. Илдуслар гаиләдә ике бала – ике ир малай үскәннәр. Әмма абыйсы мәрхүм инде хәзер. 

4. Театрда, зур сәхнәдә уйнаган иң беренче роле – Таҗи Гыйззәтнең «Акбаш вакыйгасы»нда комсомол егет.  

5. Уйнаган рольләрен Илдус санап бармый, шулай булгач, ул аларның санын белми. Ә без алай да берничәсен искә төшерик әле: Ромео («Ромео һәм Джульетта»), Тукай («Казан егетләре»), Альдемаро («Биюче»), Алмаз («Шулай булды шул»), Севрюгин («Телсез күке»), Илгизәр («Илгизәр плюс Вера»), Фәридун («Баскетболист»), Руфин («Хафалы биюләр)... 
 

6. «Миңа дошман чырайларын уйнап карау ошый. Көнбатыш драматургиясенең романтик каһарманнарын уйнаганда сәхнәгә киң читле эшләпә киеп, гитара уйнап чыгу да ошый», – ди Илдус.

7. Журналистлар биргән сораулар арасында иң ошатмаганы: «Ә иң яраткан ролегез нинди?» 
«Ничек инде аларны аерып алып булсын?! – дип шакката ул. – Һәрберсен яратмасаң, әйбәт килеп чыгамени алар?»

8.  Иң беренче тапкыр тамашачы алдында балалар бакчасында бии ул. Матрос биюе! 

9. Илдус Габдрахманов Мәскәүдәге данлы Щепкин исемендәге югары училищесын тәмамлый. Диплом алганда, бию дәресләре остазы Виктор Тейдор аңа: «Синдә бик шәп балет биючесе югалган бит, егет», – ди.

10. Илдусның биюдә кумиры – американ Фред Астер. Мәскәүнең «Иллюзион» кинозалында Фред Астерлы фильмнарга атна буе йөри Илдус. Атна буе Мәскәү урамнары буйлап степ биеп кайта.



11. «Степ» шаукымы кузгалуга Фәрит Бикчәнтәев 1995 елда Илдус Габдрахманов өчен махсус куйган «Биюче» (Лопе де Вега) спектакле дә зур этәргеч була.

12. Ә атаклы «Шәкертләр биюе» Илдусны Парижга кадәр алып бара! «Казанның меңьеллыгы алдыннан булды ул хәл, – дип сөйли Илдус. – Шәп кунакханәдә, люкс номерларда тордык. Тәрәзәдән Эйфель манарасы күренеп тора! ЮНЕСКО оештырган Казанның меңьеллыгын презентацияләү чарасында «Шәкертләр биюе»н биедек. Европа безне болай да Нуриев, Мөхәммәдов аша биюче халык дип таный иде. Шулар исемлегенә менә без дә кушылдык».

13. Илле яшьлек юбилеена Камал театры сәхнәсендә махсус куелган бер пәрдәлек «Бию пәрие» спектакленә әзерләнгәндә Илдус 7 килограммга ябыга. (Сүз уңаеннан, юбилей кичәсенә килгән тамашачы бу спектакльне бик яратты. «Бию пәрие»н театрның репертуарына кертергә кирәк», – дигән тәкъдимнәр дә шактый булды.)

14. Илдуснең хатыны – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балетмейстер Сәлимә Әминова. Беренче тапкыр «Боз астында дулкын» спектаклендә очрашалар алар. Эскәмия өстендә икәү биергә тиеш булалар. Армиядән кайткан яшь артист Илдус Сәлимәсенә шунда гашыйк була да инде... . 



15. 2006 елда Россия экраннарына чыккан «Прорыв» (режиссер В. Лукин) фильмында Илдус Габдрахманов ефрейтор Каюмовны уйный. «Сарман буйларын» җырлап сугышка кергән татар малаен хәтерләп кала тамашачы. Шул фильм чыккач, Илдус, хәтта, Мәскәү вахтерлары да танып ала торган артистка әйләнә.

16. Рульгә 37 яшьтә генә утыра Илдус. «Башкортстанга, Сәлимәләргә кайтып йөрергә кирәк булганга гына машина йөртә башладым, – ди ул. – Ике ел автобуста, поездда йөри-йөри арган идем инде. Үземне тәртипле машина йөртүче, дип әйтә алам. Куаламыйм. Узып китим әле дип ашкынмыйм. Трассада йөргәндә дә тизлекне 110 километрдан арттырмыйм. Очып бармыйм. Нәрсәгә кирәк ул? Шумахерлык юк миндә. Рульгә соң утырдым, бәлки шуңадыр».

17. Классташлары белән элемтәне эзгәне юк Илдусның. Ел саен очрашып торалар. Хәтта елга берничә тапкыр! Апас урта мәктәбен ике рус, ике татар классы тәмамлыйлар алар. Класслары искиткеч дус була! Алар мәктәпне тәмамлагач, класс җитәкчеләре Гөлфания Бариевна: «Мин башка балаларга ияләшә, алар белән эшли алмам», – дип мәктәптән үк китә. Берничә елдан соң гына эшенә кире кайта... 
Быел аларда – юбилейлар елы: илле яшьлекләрен бәйрәм итәләр. «Чакырган җиргә барырга тырышам, – ди Илдус. – Тик Сәлимә белән безгә кунакка йөрүләр сирәгрәк эләгә шул. Күп вакыт спектакльгә туры килә». Илдусның быел 28 май көнне Камал театры сәхнәсендә узган юбилеена да классташлары бик күп итеп килгәннәр иде. Бөтенесе бергә сәхнәгә дә күтәрелделәр. «Килә алмаганнар, телефон аша котлады, – ди ул. – Мәсәлән, «Азатлык» радиосының татар редакциясе җитәкчесе Рим Гыйльфанов Прагадан шалтыратты. Без аның белән бергә уйнап үстек».  

18. Яраткан ризыклар турында уйламыйча да җавап бирә ул: «сельд под шубой» салаты, шашлык һәм сарык ите. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без Илдус Габдрахмановны бик яратабыз. "Мулла" спектаклендә ул башкарган "исреккә" гашыйк мин. Исрекне уйнаган бик күпләрне күргән бар. Барсы да бертөслерәк уйный, ә аныкы үзенчәлекле. "Җан биздергеч"тә, мескен дә, көлкеле дә түгел аның"Исреге", аңлата алмыйм, бәлки "шәхес"тер. Уңышлар сезгә!

    Хәзер укыйлар