Логотип
Сәхнә арты

​Гүзәл СИБГАТУЛЛИНА: «Малахов колагыма: «Сезнең улыгыз чын артист!» – дип пышылдады»

Камал театры актрисасы Гүзәл Сибгатуллина-Минакованың 3 яшьлек улы Арыслан узган язда Габдулла Тукайның «И туган тел» шигырен яттан сөйләп, бөтен республикага танылган иде. Хәзер Арысланга 4 яшь һәм ул яңа үрләр яулый. Беренче каналда бара торган «Пусть говорят» тапшыруында катнашып, мәскәүлеләрне дә үзенә гашыйк итеп кайтты ул.

Арыслан төшкән тапшыру 1нче июньдә – балаларны яклау көнендә күрсәтелде. Бәйрәм хөрмәтенә «Пусть говорят» студиясенә дә интернеттагы видеороликлар аша танылган балаларны чакырганнар иде. Тапшыруны алып баручы Андрей Малахов иң беренче булып Арыслан Сибгатуллин белән таныштырды. Гамлет булып киенгән малай студиягә килеп чыкты да, беренче эш итеп... Малаховны тезләндерде! Эш шунда ки, Арыслан тапшыруга буш кул белән килмәгән. Андрей Малаховка бүләккә түбәтәй алып килгән иде. «Тезләнегез әле», – диде дә, Малахов тезләнгәч, аны алып баручының башына кигезеп тә куйды ул. Ә студиядә утырган кызларга лалә чәчәкләре таратты. Алып баручыдан да, таныш түгел аудиториядән дә куркып тормады Арыслан. Үзен таныткан «Священная война» җырын видеога кушылып җырлап та бирде, «Майкл Джексон»га кушылып биеде дә. Ә Гамлетның танылган «Быть или не быть?» монологын сөйләп күрсәткәч, зал алкышка күмелде. Актриса Валентина Талызина: «Гениально бу! Малайның әнисе молодец!» – дип мактады.



Тапшыруның кадр артында ниләр калган, гомумән, дүрт яшьлек Арыслан Беренче каналга ничек барып эләккән – бу хакта аның әнисе, Камал театры актрисасы Гүзәл Сибгатуллина-Минакова белән сөйләштек.

– Гүзәл, Арысланның «Священная война»ны җырлаган видеосы бөтен интернетны «шартлатты». Балага бу җырны өйрәтергә, аны төшереп, интернетка куярга дигән идея ничек килде?

– Бу видеоны төшергәндә, Арыслан бөтен дөньяга танылыр дип уйлап та карамадык. Сугыш темасы безнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Минем бабам Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Арыслан аны яхшы хәтерли әле: бабасы гел аның белән уйный, сөйләшә иде. Улыма ике яшь булганда, бабай арабыздан китеп барды. Аны һәм калган сугыш ветераннарын искә алу булсын дип, шушы җырны өйрәтергә булдым. Өйрәндек, телефонга төшердек. Бу видео тиз арада танылып киткәч, аны клип итеп төшерергә булдык. Анысында инде Арыслан хәрби формадан. Татарстан күренешләрен дә керттек. Сүз уңаеннан: Арысланга клипка төшәргә дип хәрби киемне бер кибеттән прокатка гына алып торган идек, соңыннан аны безгә бүләк итеп бирделәр. Бу видео инде бөтен дөньяга таралды.

– Видеоны карадык, дип, кайлардан язалар?

– Кайдан гына язмыйлар! Россия турында әйткән дә юк инде, Англия, Франция, Америкадан да яздылар. «Балакай, син җырлаганда без торып бастык», – диләр. Арысланга «Евровидение»гә барырга кирәк, диючеләр дә булды. Дагыстанда яшәүче бер шагыйрь Арысланга багышлап шигырь дә язды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та безнең видеоны үзенең Инстаграмдагы аккаунтына куйды. Никита Михалков Арыслан турында бик матур сүзләр әйтте. «Фейсбук»та видеобызны миллионнан артык кеше караган, «Вконтакте»да әле хәзер дә кешеләр үз стеналарына видеоны эләләр, көнгә әллә ничәшәр репост ясыйлар.

– Ә «Пусть говорят»ка ничек барып эләктегез?

– Беренче каналдан шалтыраткач, болай дип сөйләделәр: аларның шеф-редакторына 9 нчы май көнне, бәйрәм белән котлап, бер видео җибәргәннәр. Арыслан җырлаган видеоны! Һәм шеф-редактор тиз арада бу малайны табарга кушкан. Камал театры аша мине эзләп таптылар. Һәм тапшыруга чакырдылар. Бездә төшкәнче башка бер каналга да интервью бирми торыгыз, дигәннәр иде. Тик «Звезда» каналы Беренче канал шалтыратканчы ук сюжет төшергән иде инде. Иртәгә Мәскәүгә «Пусть говорят»ка чыгып китәсе дигән көнне телевизорны кабызсак, «Россия» каналыннан Никита Михалков, «татар малае» дип, Арыслан турында сөйләп ята! Мин Михалковны хөрмәт итәм, эшләрен яратам. Шуңа күрә аның авызыннан Арыслан турында шундый матур сүзләр чыгуы икеләтә сөенеч.

– Беренче каналның оештыру эшеннән канәгать калдыгызмы?

– Әйе, барысы да бик яхшы оештырылган иде. Ике такси машинасы өебезгә хәтле килеп алды. Мәскәүгә ирем, кечкенә улыбыз Әскәр һәм әнием дә барды. Мәскәү аэропортында бик әйбәт каршы алдылар, урнаштырдылар. Бөтен юл чыгымнарын Беренче канал каплады. Тагын бер көнгә калыгыз, Мәскәү карарсыз, кунакханә өчен түлибез, дигәннәр иде әле. Без инде кайтып киттек.

– Тапшыру барышында сез залда утырдыгыз, Арыслан студиядә – чит кешеләр арасында бер үзе иде. Курыкмадымы?

– Юк, курыкмады да, каушамады да. Аллаһка шөкер, андый малай түгел ул. Киресенчә, тиктормас. Тапшыруны төшерергә бер сәгать кала безне аердылар: без залга чыгып утырдык, балалар грим бүлмәсендә калды. Анда да курыкмаган. Арысланның кызлар яратканын белеп алгач, аңа зур миссия йөкләделәр: кызларга чәчәк өләшергә. Анысын да булдырды. Төшерү командасы: «Улыгыз тик тормасын, үзен иркен тотсын, күңел ачсын», – дип үтенгән иде. Мин әйтәм, сорап тормасагыз да була, Арыслан болай да бик күңелле малай ул. Әйтәм бит, тиктормас. Студиядә тынычлык урнаштырырга кирәк булгач та, әтисе белән без Арысланга караш ярдәмендә генә тик утырырырга боердык, анда да көчкә түзеп утырды ул.

– Эфирга керми калган моментлар да булгандыр?

– Булды. Валентина Талызинага чәчәк бүләк иткәч, Арыслан: «Ә минем әнием кайда соң? Бу чәчәк – аңарга», – дип әйтеп куйды. Күңелем булды инде. Чәчәген китереп китте, тик ул момент тапшыруга кермәгән.

Малахов: «Сине җырларга, шигырь сөйләргә кем өйрәтә соң?» – дип сорагач, Арыслан: «Әника», – ди. «Кем соң ул әника?» – ди Малахов. Шуннан Арыслан: «Мама», – диде.

– Эфирда Талызинаның мактау сүзләре яңгырады, эфирдан соң әйтүчеләр дә булгандыр?

– Талызина да бик озын итеп сөйләгән иде, аны да кыскартканнар. Гомумән, матур сүзләр әйтүче күп булды. Залда утырган бер актриса: «Минем улым Арысланның видеосын караганнан соң, Үлемсез полкка чыгарга теләк белдерде», – диде. Бер депутат та яхшы сүзләр генә әйтте. Бергәләп фотога төшкәндә, Малахов колагыма: «Сезнең улыгыз чып-чын артист», – дип пышылдады.

– Арыслан башкаруында «Священная война» җыры чыккач, балага шушындый җыр өйрәтәләрмени, дигән фикерләр дә булды.

– «О Боже, какой мужчина» ишеләрне өйрәнгәнче, «Священная война»ны өйрәнүе яхшы дип саныйм мин. Мин Арысланны җырларга өйрәткәндә: «Улым, син моны башка сугыш булмаслык итеп җырла», – дидем. Шуңа күрә Арыслан аны бөтен күңелен кушып башкарды.

– Бүген ниләр өйрәнәсез?

– Евтушенконы. Аның шигырьләре искиткеч! Арысланның уку манерасын да Евтушенконыкы белән чагыштыралар.

Арыслан «Священная война» җырын җырлый: http://syuyumbike.ru/video/?id=4982
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Видеоны куйсагыз, бик шат булыр идем

    • аватар Без имени

      0

      0

      Видеосын күрәсе килә.

      Хәзер укыйлар