Логотип
Сәхнә арты

Элвин Грей Вәсилә Фәттахованың "Туган як" җырын башкармаячак

Җырчы сөйләвенчә, халык, әлеге җырны Радик Юльякшин җырлаячак дигән хәбәрне төрлечә кабул иткән. Социаль челтәрләрдә дә бу уңайдан кызу бәхәсләр чыккан. Бу хакта, БСТ каналы хәбәр итә. 

Кайсыберләре "Туган як" җырын башка артислар җырлауга каршы булса, кемдер бу җырга яңа тормыш бирергә кирәк, дигән фикердә. Искәртеп үтәбез, быел, яз көне, хитның авторы Урал Рәшитов, Радик Юльякшинга бу җырны заманча аранжировкада башкарырга тәкъдим иткән иде. 

Радик Юльякшин, Башкортстанның атказанган артисты БСТ каналына бу хакта аңлатма бирде: "Чынлыкта мин үз тыңлаучыларыма сорау бирдем: "Сез ничек уйлыйсыз?", - дип. Бу минем идея түгел иде, бу авторларның һәм башка кешеләрнең идеясе. Кыскасы, без бу җырны башкарамаячакбыз".

Шулай ук, артист, Салават Фәтхетдинов белән килеп чыккан бәхәстән соң биргән сүзендә торачагын һәм Казан белән Уфа стадионында тамашачыларын җыячагын да  җиткерде. Искәртеп үтик, баштарак җырчылар арасында конфликт килеп чыккан иде. Салават Фәтхетдинов Радик Юльякшин иҗатына карата начар фикер әйтте. Җавап итеп Радик заллар җыеп дуслашуны тәкъдим итте. Кемгә тамашачылар күбрәк киләчәк - шул җиңүче була. 

сылтама: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар