Логотип
Сәхнә арты

Алсу һәм Элвин Грей бергә Сабан туенда чыгыш ясаган

Популяр җырчылар Алсу һәм Элвин Грей (Радик Юльяшкин) Башкортстанның Куян авылындагы Сабан туенда чыгыш ясаган. Бәйрәм фоторәсемнәре "Инстаграм"да пәйда булды.

4.jpg

Исегезгә төшерәбез, җырчы Алсу Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында үткән пленар утырышта президиум әгъзасы буларак катнашты. Әлеге чарадан соң ул үзенең кече ватанына – Башкортстандагы Илеш районының Уяндык авылына юл тотты. Биредә, җырчының әтисе Рәлиф Сафин туган. Бу авылда җырчы әнисенең туган көнен билгеләп үтте.

“Һәркемнең дә андый урыннары бар. Алар турында оныта торган түгел. Чөнки андагы һава да синең бәхетле сулышыңны хәтерли", – дип язып куйган Алсу “Инстаграм"дагы фотоларының берсе астына.

2.jpg

3.jpg

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/06/145854/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар