Логотип
Белмәсәң бел

Зиһенне югалтудан ничек сакланырга? Неврологлар шушы 7 ризыкны ашарга куша

«Олыгайган саен хәтер икенчеләнә, бөтен нәрсәне оныта башлыйсың. Алган әйберне кая куйганыңны белмисең, кешеләрнең исемнәрен хәтерләмисең... Зиһенне бөтенләй югалту бик куркыта», – дип зарланучылар байтак.

«Олыгайган саен хәтер икенчеләнә, бөтен нәрсәне оныта башлыйсың. Алган әйберне кая куйганыңны белмисең, кешеләрнең исемнәрен хәтерләмисең... Зиһенне бөтенләй югалту бик куркыта», – дип зарланучылар байтак. Чыннан да, хәтерне соңгы көнгә кадәр ничек аек хәлдә сакларга, моңа ничек ирешергә соң? Әллә ул бездән, безнең тырышлыктан бөтенләй тормыймы? 
Әгәр сез хатын-кыз икәнсез, әгәр зур, шау-шулы шәһәрдә гомер итәсез икән һәм сезнең якыннарыгызның берәрсе – әтиегез яки әниегез олыгайган көндә акылын җуйган икән, бу чирнең сезгә дә янау ихтималы арта. Бигрәк тә депрессиядән интеккән булсагыз. 
Әмма бу хәл булмасын өчен бүгеннән үк кайбер нәрсәләрне эшләргә мөмкин:
* йокы туйганчы йокларга;
* атна дәвамында ким дигәндә 150 минут спорт белән шөгыльләнергә;
* баш мие яхшырак эшләсен өчен кроссвордлар чишәргә, чит тел өйрәнергә,
 махсус компьютер уеннары уйнарга. 
Һәм иң мөһиме – дөрес тукланырга. 
Белгечләр менә нәрсәләр ашарга кушалар.

Майлы балык
Балыкның бигрәк тә төньяк сулыкларда тотылганы омега-3 кислотасы кебек файдалы майларга бай. Омега-3 – кеше организмының барлык органнарында булган ялкынсыну процессларын киметергә сәләтле. Аны даими рәвештә куллану ( ким дигәндә атнага бер тапкыр) Альцгеймер авыруы килеп чыгуын 60 процентка киметә. 


Чикләвекләр һәм көнбагыш
Омега-3 кислотасының тагын бер чыганагы – чикләвекләр һәм көнбагыш. Моннан тыш әле алар селенга һәм Е витаминына да бай. Алар да баш миенең эшен яхшыртырга булыша. Ә алардагы антиоксидантлар шулай ук Альцгеймер авыруына киртә булып тора. 

Чәй 
Антиоксидантларның иң кул астында булган чыганагы шушыдыр – без яраткан чәй. Аның ниндиен эчәсез – карасынмы, яшеленме – мөһим түгел. Чәйнең кайсысы да катехин дигән матдагә бай. Ул исә кан тамырларын дәвалый, ирекле радикаллар тәэсире белән көрәшә. Яшел чәйдә пигаллокатехин-3-галлатом (EGCG) бик күп: ул да баш миенә зыян килүдән саклый. 


Ашарга яраклы яшел үләннәр һәм аш тәмләткечләр
Салат, руккола, шпинат, базилик, петрушка... Алар баш миегезне, беләсезме, күпмегә яшәртергә мөмкин? 11 елга! Могҗиза кебек яңгырый, әйеме. Әмма бу, чынлап та, шулай. Бу яшел үләннәр һәм аш тәмләткечләрдә лютеин дигән пигмент бар: ул безнең хәтеребез һәм без кабул иткән мәгълүматны эшкәртү өчен җаваплы. Лютеин гомер буе җыелып, тупланып килә, шуңа күрә югарыда саналган яшел үләннәрне ашый башларга беркайчан да соң түгел. 

 Җиләкләр
Атнага берничә тапкыр җиләк ашыйбыз икән (туңдырган килеш тә ярый!) – тиешле күләмдә антиоксидантлар кабул итәбез дигән сүз. Баш миенең каршы тору сәләтен киметә торган оксидлаштыру процессларын туктатырга шул да җитә. Һәр иртәне бер чынаяк бакча җиләге яки караҗиләк (черника) ашасаң, баш мие ким дигәндә ике елга яшәрә. 


…һәм кофе
Иртән эчкән бер чынаяк кофе – Альцгеймер авыруына каршы яшерен корал була ала. Кофеда эйкозаноил-5-гидрокситриптамид (EHT) дигән химик матдә бар. Күселәрдә үткәргән тәҗрибәләр бу матдәнең Альцгеймер авыруыннан саклавын күрсәтә. 
Сүз уңаеннан: бер чынаяк кофе эчеп куйгач, бер сәгать дәвамында сезгә теләсә нинди яңа мәгълүматны кабул итүе күпкә җиңелрәк биреләчәк. 

Кара шоколад
Күп итеп какао кушылган һәм шикәре булмаган берничә кисәк кара шоколад – бу көндәлек норма булырга тиеш. Какаода флавоноидлар дип аталучы антиоксидантлар күп: алар баш миен яшәртә, аның гиппокамп дигән өлешендә кан әйләнешен яхшырта. Баш миенең гиппокамп дигән бу өлеше исә хәтер өчен һәм кабул иткән мәгълүматны эшкәртү өчен җаваплы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэзер юнле шоколад бармени

    Хәзер укыйлар