Логотип
Белмәсәң бел

Йоклыйсыгыз килсә – корсак тутырып ашамагыз!

Йокысызлыктан интегүчеләргә берничә киңәш...

Йокысызлыктан интегүчеләргә берничә киңәш:


1.    Кофеинлы эчемлекләрне көннең беренче яртысында кулланырга тырышыгыз. Бу кофе яратучылар өчен генә түгел, яшел чәй белән мавыгучыларга да кагыла.


2.    Кич йокларга ятыр алдыннан 20-30 минут вакытыгызны саф һавада уздырыгыз. Көндез дә саф һавада йөрү файдалы. Кояш нурлары астында йөреп керү – мелатонин балансын җайларга булыша.


3.    Магний витаминына (палтус, миндаль, кешью, шпинат һ.б.) һәм В витаминына (яшелчә, чикләвекләр һ.б.) бай ризыклар белән тукланырга тырышыгыз. Белгечләр мондый очракта В6 һәм магний комплексын кулланырга киңәш итә.


4.    Кич ятар алдыннан бал белән чабыр үләне чәен эчүнең файдасы бар.


5.    Ятар алдыннан корсак тутырып ашамаска тырышыгыз.


6.    Йокы бүлмәсен һәрвакыт җилләндерергә гадәтләнегез. Салкынча һава булганда йоклап китү җиңелрәк.


7.    Күңелдә борчу уята торган әйберләр турында уйланмаска тырышыгыз, үзегезне бернәрсәдә дә гаепләмәгез.


8.    Йокларга яткач ун тапкыр борын белән тирән итеп сулыш алыгыз. Бу күнегүне берничә тапкыр кабатларга була. Борын белән тирән сулыш алу – тынычланырга да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар