Логотип
Белмәсәң бел

Җәйнең соңгы ае, ашыкма!

Бакчаларны башны әйләндерерлек алма исе белән тутырган, кызу җәйне сагайтып калдырган, болыннарны гөлбадран белән бизәгән Август, исәнме!

Бакчаларны башны әйләндерерлек алма исе белән тутырган, кызу җәйне сагайтып калдырган, болыннарны гөлбадран белән бизәгән Август, исәнме!
Җәйнең соңгы аена да кердек. Тау битләрендәге чирәмнең төсен уңдырган җил җәйгә дип әзерләгән хыялларыгызны чынга ашырып калырга ашыгыгыз, дип искәртә. Ул арада әбием, әнә, кызыл карлыганнан как киптерә, чәчәк аткан бөтнекләрне киптерергә элә, суган үрә...
Бакчада помидорлар, борычлар өлгерә. Август ул – бакчачының нәтиҗә ясый торган чоры. Суган-сарымсак, кишер, кыяр ничек өлгергән, күрше-күлән бакчасында ниләр булган?! Җиләк-җимеш уңышы турында гәп кора торган чак. Хуҗабикәләрнең бакча җимешләрен кышлыкка әзерләгән вакыты.
Тау башындагы кырдан тузан катыш иген исе төшә. Төнлә дә эш туктамый анда. Урак өсте! Җаваплы чор!
Эшең күп синең, Август! Бакчадагы купшы чәчәкләргә сокланырга, яңа аертылган балдан авыз итәргә, иртәнге чыкларыңа чыланып калырга... Кечкенә сәяхәтләр, яңа дөньялар, җәй сихәтен тәнгә сеңдереп калырга, илһамланырга, йолдызлар атылган төндә учак ялкынына карап, үткәннәрне сагынырга да өлгерергә кирәк әле!
Ашыгып, каударланып узып китәргә, безне көзгә якынайтырга ашыкма, яме, Август!

Август аенда укырга киңәш ителә торган җиде татар әсәре:
Фатих Хөсни «Йөзек кашы»
Гомәр Бәширов «Җидегән чишмә»
Мөхәммәт Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә»
Мөсәгыйть Хәбибуллин «Икмәк кадере»
Марсель Галиев «Ак абагалар»
Марат Кәбиров «Мәхәббәттән җырлар кала»
Фоат Садриев «Кыргый алма әчесе»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар