Логотип
Белмәсәң бел

Ябык күренер өчен лайфхак

Хатын-кыз нинди үлчәмле кием кисә дә, фигурасы нинди булса да, һәрвакыт матур һәм заманча киенә ала, ди стилистлар. Иң мөһиме: берничә хаталардан тыелырга кирәк! Моның өчен...


Овер-сайз – инглиз теленнән «зур размер» дип тәрҗемә ителә. Хатын-кыз нинди үлчәмле кием кисә дә, фигурасы нинди булса да, һәрвакыт матур һәм заманча киенә ала, ди стилистлар. Иң мөһиме: берничә хаталардан тыелырга кирәк!
Хатын-кызларның күбесе кара төс ябык күрсәтә дип саный. Бу – хата. Фигураның җитешсез якларын яшерер өчен киемнең фасоны һәм өлгесе дөрес булырга тиеш. Модалы киемнәр хатын-кызның кәефен күтәрергә тиеш. Бер ачык акцент та кулланмыйча кигән кара киемнәр моңа сәләтсез югыйсә. 
Кара, соры төсләрдәге киемнәрегездән арынып, күптән кызыккан фасонлы, модалы принтка  игътибар итәргә вакыт. Төп кагыйдә – сайлаган кием өстегездә яхшы утырсын һәм үлчәме буенча туры килсен. Моның өчен:

Фигурагызның иң киң урынында горизонталь сызымнар кулланмагыз. Бу рәсем генә түгел, фигураның шул урынында киемнең киселеше, тегелеше дә туры килмәсен. Әлеге хатадан сакланыр өчен, югары утыртыла торган йә билдән булган киемнәр сайлагыз. Шул рәвешле кимчелекләрегезне яшереп, фигурагызның матурлыгын күрсәтерсез. Горизонталь сызык күкрәк тирәсендә генә үтемле санала. Күкрәкне зуррак күрсәтәсе килгән ханымнар колагына бу. 

Силуэтны суза торган алым кулланыгыз. Вертикаль сызыклар фигураны озынчарак, ыспай күрсәтә. Ябыграк күренер өчен, образыгызга өстәмә вертикаль өстәгез. Мәсәлән, озынча гәрәбә, палантин, бер полоса буйлап төзелгән акцент, V-образлы кием, кардиган бик яхшы булачак.

Купшы киемнәрдән баш тартыгыз. Андый кием пропорцияләрне киңәйтә, зурайта, силуэтны авырайта. Бант, җыелдырып теккән принтлар фигураның шул өлешен зурайтып күрсәтә.

Элегант киемнәргә өстенлек бирегез. Җыйнак, гади сызыклар – иң кулай вариант. 

Фигурагызның көчле якларын күрсәтегез. Аларны кием ярдәмендә ассызыклагыз. Күкрәкне, декольте зонасын бераз ачып, ачык җилкәләр белән күрсәтергә була. Беләзек сөяген матур беләзек белән бизәгез яисә 3/4 озынлыктагы җиң киегез. Нәзек ашык сөягегезне миди озынлыгындагы матур итәк ярдәмендә күрсәтегез. Нечкәбил булсагыз, моны күрсәтми калу – җинаять!

Билегез нечкәлеге белән аерылып тормаса, аны ассызыкларга киңәш итә стилистлар. Билгеле бер техника куллансагыз, пропорцияләрегезне бик отышлы күрсәтергә була. «Ком сәгате» фигурасын ясар өчен җилкәләргә акцент ясый торган өске кием сайлагыз. Мәсәлән, күкрәктән югары өлеше купшы булган блузка йә җилкәләр линиясе туры булган жакет туры киләчәк. Булды! Хәзер каеш йә баска ярдәмендә билне тарайтып күрсәтәсе генә кала. Образның аскы өлеше, итәге туры линияләр буенча барсын йә бераз гына киңәеп китсен.

Фигураны «запах» белән кия торган киемнәр аша сылуландырыгыз. Мондый киемнәр фигураны җыйнак күрсәтә. Киемнең озынлыгы миди йә макси булсын. Төсе белән эксперимент ясарга курыкмагыз, караңгы төсләрне генә сайларга димәгән. 

Тыгыз тукымалар сайлагыз. Юка тукыма аша фигураның сырлары, җитешсезлекләре аерым ачык күренә, бу сезнең файдага булмас. Ә тыгыз тукыма каркас ролен үтәр. 

Акцентларны дөрес куегыз. Кычкырып торган детальләр проблемалы зонадан игътибарны үзләренә ала. Беләзек, сәгать, яулык ярдәм итәр бу очракта.
Үзегезне карап йөртегез, шуннан рәхәтлек табарга тырышыгыз. Хатын-кызның матурлыгы күп очракта шуңа бәйле. Үз-үзенә ышанган хатын-кызга киемнәрнең күбесе бөтенләй башкача утыра. Сылу кешегә солы капчыгы да килешә, диләр бит. Детальләргә битараф булмагыз. Алар образга нәзакәтьлек өсти. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар