Логотип
Белмәсәң бел

Яңа ел турында 10 факт

Ни өчен чыршы бизиләр? Кыш бабай каян барлыкка килгән? Ник Яңа ел кыш уртасында килә? Балаларның Яңа елга, чыршы бизәүгә кагылышлы сорауларына җавап табып бетерәм димә! 

Ни өчен чыршы бизиләр? Кыш бабай каян барлыкка килгән? Ник Яңа ел кыш уртасында килә? Балаларның Яңа елга, чыршы бизәүгә кагылышлы сорауларына җавап табып бетерәм димә! 
Яңа ел турындагы әлеге фактлар үзегез өчен дә, балаларга да шактый кызык тоелыр.


1.    Россиядә Яңа ел бәйрәменә куела торган беренче чыршыларны алма, конфетлар белән бизәп сата торган булганнар.


2.    Чыршы астына бүләк кую гадәтен алманнар уйлап тапкан. Россиягә әле ул гадәт XIX гасырның икенче яртысында гына килеп җиткән.


3.    Элек Яңа елны 1 сентябрьдә билгеләп үтә торган булганнар. 1699 елның 20 декабрендә Петр I яңа вакыт санау системасына күчә һәм Яңа елны бәйрәм итү 1 гыйнварга күчерелә. Шулай ук Яңа ел төнендә утлар яндыру, шәһәрне ылыслы агачлар белән бизәү дә Петр I боерыгы белән эшләнә.


4.    Кытайда Яңа елны ике тапкыр бәйрәм итәләр. Берсе – 31 декабрь төнендә, икенчесен Кытай календаре буенча. Анысының төгәл датасы юк, ай календаре буенча билгеләнә.


5.    Россиядә Яңа елны курант тавышлары астында каршы алабыз. Бу музыканы махсус чүкеч ярдәмендә хәрәкәткә килгән 11 кыңгырау тудыра. 


6.    Исландиядә Кыш бабай урынына – Йоуласвейн исемле 13 тролль йөри. Алар һәр өйгә берәмләп килә һәм бүләк калдырып китә икән.


7.    Гыйнварның соңгы якшәмбесендә Дөньякүләм кар көне билгеләп үтелә икәнлекне белә идегезме?


8.    Япониядә Яңа ел алдыннан барлык таныш-белешкә бәйрәм открыткасы җибәрү гадәте яши. Почта хезмәткәрләренең эше авыр – өстәлдә кайчак бер метр биеклегендәге открытка өеме барлыкка килә икән. Әмма алар өчен кырыс закон бар – һәр открытка 1 гыйнвар көнне иясенә барып җитәргә тиеш. 


9.    Яшел ылыслы агачлар электән үк үлемсезлек билгесе булып саналган. Менә шуңа күрә Яңа ел символы итеп тә чыршы, нарат агачлары сайланган. 


10.    Иң фантастик Яңа ел киче Берлинда уза. Фейерверклар гына да анда сәгатьләр буе тынмый икән!


Яңа еллар күңелле узсын! Шатлык-куанычлы хәбәрләр килеп торсын! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар