Логотип
Белмәсәң бел

Урланган баланы тапканнар

Ростов өлкәсендә бала тудыру йортында яңа туган баланы урлау очрагы билгеле була.  Сабыйның әнисе Наталья Русикова, җинаять кылынган төндә таныш булмаган хатынның төнгә кадәр тәрәз  төбендә йөрүен сөйли.

Ростов өлкәсендә бала тудыру йортында яңа туган баланы урлау очрагы билгеле була.  Сабыйның әнисе Наталья Русикова, җинаять кылынган төндә таныш булмаган хатынның төнгә кадәр тәрәз  төбендә йөрүен сөйли.

Бервакыт ул тәрәзә шакып, күптән түгел генә бала тапкан сеңлесен чакыруны сорый ул. Наталья бала тудыру йорты хезмәткәрләреннән хатынның туганын сорагач, аңа монда андый хатынның булмавын әйтәләр. Яшь әни кире әйләнеп килгәндә ят хатын бала караваты янында басып тора торган була. Ничек керүен сорагач, ул дәшми генә әни кешенең күзләренә карап тора. Наталья үзе дә аңламыйча коридорга чыгып китә. Кире әйләнеп килгәндә баласы инде караватта булмый. Яшь әни үзенең гипноз астында булуын сөйли... 
Бер тәүлектән соң, 25 июль көнне баланың Калмыкия республикасында табылуын хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Урлаучы ханым, үз баласын югалткан, шуңа күрә бу куркыныч адымга барган, дигән версия бар. Әмма бала урлауның төп сәбәбе әлегә тикшерүчеләр тарафыннан расланмаган. 
Ир бала исән-сау килеш әнисенә кайтарылган. Аның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар