Логотип
Белмәсәң бел

Сезнең өйдә вампир әйберләр бармы?

Өйдәге һәр әйбер сәламәтлеккә, кәефкә, биокырга төрлечә тәэсир итә. Кайберләре энергияне ала, икенчеләре, киресенчә, тискәре энергия тудыра. Соңгыларыннан котылу чарасын күрергә кирәк. 

 

 

Өйдәге һәр әйбер сәламәтлеккә, кәефкә, биокырга төрлечә тәэсир итә. Кайберләре энергияне ала, икенчеләре, киресенчә, тискәре энергия тудыра. Соңгыларыннан котылу чарасын күрергә кирәк. 

1. Энергияне җимерә торган көнчел кешеләр, аяк чалырга теләүчеләр өйнең берәр җиренә кечкенә капчык, булавка куеп калдыра, ишек йә тәрәзә яңагына энә, кадак ише әйбер кадый. Аларны тизрәк юк итегез. 

2.  Шикле бүләкләр җимергеч энергия бирә. Сезне яратмаучылардан көтелмәгән бүләкләрне кул белән тотып алмагыз. Әдәпле генә итеп рәхмәт белдереп, эчтән генә: «Миңа бәйләнмә, ни теләгән булсаң – шуны хуҗаңа кайтар», – дип әйтегез. Йә сатыгыз, йә чыгарып атыгыз. Андый бүләкләр кәефне җимереп кенә калмый, сәламәтлеккә дә кырын суга. 

3.Үлем белән бәйле әйберләр җимергеч аурага ия. Скелет, мөгезләр, җәнлек тиреләре, төрле карачкылар – әнә шундыйлар. 

4. Кайбер кыйммәтле ташлар сезнең энергетика белән туры килмәскә мөмкин. Асылташлар – урланган яки магик көчкә ия кешеләрнеке булуы ихтимал. Бизәнү әйберләрен яратсагыз, белгән урыннан, сыналган сатучылардан гына алыгыз. Һәр кешегә үз йолдызлыгы ташы гына туры килә. 

5. Сәнгать, интерьер, антиквариат әйберләре шулай ук элеккеге хуҗаларының энергетикасын күчерә. 

6. Еш кына төрле кош сыннары уңышсызлык китерә, авызларын ачып утырган арыслан, эт сыннары өйгә негатив энергетика алып керә. 

7. Диңгез кабырчыклары йөрәк-кан тамырларына начар тәэсир итә. Алар йортыгызга кара эчле кешеләрне уздыручылар да санала. 

8. Китек чынаяк, савыт-саба –начар энергетика чыганагы. Алар уңай энергетиканы суырып алып, хәерчелеккә юл ача. Азыкның энергетикасын да боза. Ватык савыт-саба яки ярамаска әйләнгән кухня кирәк-ярагы –  бактерия чыганагы да. Алар тавыш чыгуга, җәнҗалларга китерә. Чыгарып ыргытыгыз. 

9. Тузган, тишелеп беткән кием, иске, кыйшаеп беткән туфлиләр өйдә тормасын. Алар – тискәре энергия чыганагы. Өйдә, гомумән, артык әйбер булмаска тиеш. Иске әйберләрне чыгарып ташлаудан курыкмагыз. Алардан котыла белергә кирәк. Өйдә иске әйберләрне җыеп яткырып, үзебезгә ярлылыкка программа салабыз. Искегә чат ябышып яту – хәерчелек билгесе. «Яңасын алырга акча әллә була, әллә юк», – дип, без үзебезне акча ала алмау программасына көйлибез. 

10. Иске календарьлар шулай ук үткәндә калсын. Аларны тотып торырга кирәкми. Узган еллар календаре гына түгел, узган ай, атна битләре дә уңышсызлык китерә. 

11. Йөрми торган сәгатьне еш кына, матур дип, интерьерны бизәр өчен тоталар. Шулай уйлау үзе үк хата! Ватык әйберне, гомумән, сакларга ярамый. Сәгатьләрне – бигрәк тә! Көчле тискәре энергия чыганагы санала. 

12. Экстрасенслар һәм биоэнергетиа белгечләре ватык көзге бәхетсезлек китерә, ди. Шәрык галимнәре фикеренчә, чатнаган көзге позитив энергияне бозып, каралтып күрсәтә икән. Көнчыгышта пыяла һәм көзге ватыкларыннан котылу чарасына керешкәннәр. Күпләр бакча өйләрендә, яңасын алырга акча жәлләп, ватык көзге тота. Тамырдан ялгыш караш бу! Ишектән керүгә үк каршыда көзге эленеп тору да начар. Тизрәк урынын алыштырырга кирәк. 

13. Шәрык сынамышы буенча, пычрак идән – хәерчелеккә китерә, акча керүне тоткарлый.Чүп җыеп яткырырга да ярамый. Юылмаган савыт-сабаны һичьюгы раковинага куеп торыгыз. Чүп белән тулы пакетларны ишек янында тотарга ярамый. Эчтән дә, тыштан да. Ци энергиясенең керү һәм чыгу юлларын томалый ул: вакытында ташларга кирәк. 

14 .Күпләр ватык экранлы телефоннарын, эшләми торган гаджетларын саклый. Гамәлгә яраксыз техника тузан җыеп ята. Электрониканың үз минуслары бар – сакламагыз. Техника, бигрәк тә телевизор аша негатив җыела. Телефон, телевизор, планшет, радио куллануга яраксызга әйләнгәч, начар энергияне тышка чыгара башлый. 

15.  Буш банкалар, макулатурадан да арынырга кирәк. Кәгазь һәм пыяла – иң яхшы негатив үткәргеч. Ул аларга ябыша тәмам! Иске газета-журналларны ашый һәм йоклый торган бүлмәдә генә түгел, хәтта сарайда да тотмыйлар!     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт! Бик кирэкле кинэшлэр!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт! Хэзер ревизия ясыйм эле?

      Хәзер укыйлар