Логотип
Белмәсәң бел

Сез беләсезме? Казан – җиңүгә канатлар биргән шәһәр! 

Бөек Ватан сугышы елларында Казан илнең әһәмиятле тыл үзәге санала. Аны сәнәгать үзәге, фән үзәге, медицина үзәге дип тә йөртәләр. Шәһәрнең 139 предприятиесе хәрби продукция җитештерүгә көйләнә. Казан үзәктән һәм илнең көнбатышыннан эвакуацияләнгән 70 предприятиене кабул итә. 

Бөек Ватан сугышы елларында Казан илнең әһәмиятле тыл үзәге санала. Аны сәнәгать үзәге, фән үзәге, медицина үзәге дип тә йөртәләр. Шәһәрнең 139 предприятиесе хәрби продукция җитештерүгә көйләнә. Казан үзәктән һәм илнең көнбатышыннан эвакуацияләнгән 70 предприятиене кабул итә. 

С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, сугыш елларында 387 нче завод дип йөртелгән Вертолет берләшмәсе, оптика-механика заводы, мех комбинаты, дары заводы... фронтны 600 төрдәге корал,  хәрби техника белән тәэмин итә. Кызыл Армия сугышчылары өчен 200 төрдәге хәрби кием тегелә: 822 мең шинель, 2,3 миллион шаровар һәм гимнастерка, 6 миллион пар киез итек, 5 миллион пар күн итек, 4,4 миллион бүрек һ.б. Илдә бердәнбер булган Казан кетгут заводы хирургиядә кулланыла торган кетгут җепләре чыгара. В.В.Куйбышев исемендәге Казан кинопленкалар фабрикасында фронт өчен авиапленкалар, аэрофото кәгазьләр, рентген пленкалары җитештерелә.   

Казан дары заводы сугышның дүрт елында 103 мең тонна дары җитештерә. Ул атаклы «Катюша»ларны корырга тотыла. 

Казан авиация заводы 10 меңнән артык «Пе-2» самолет-бомбардировщигы чыгара. Һәр алтынчы хәрби самолет Казанда җыела.    

Казан СССРның фәнни үзәгенә әйләнә. СССР Фәннәр Академиясенең 33 учреждениесе Татарстан башкаласына эвакуацияләнә. Арада 1884 фәнни хезмәткәр, 39 академик, 44 член-корреспондент була. 1941 елның августыннан СССР Фәннәр Академиясе Президиумы Казанда урнаша. СССР Наркомфины, Госбанк, илнең Һава флоты баш идарәсе, РВ-84 Үзәк радиостанциясе, Конструкторлык бюросы Казанга күчә. Сугыш чоры Казаны атаклы Королев, Глушко, Туполев, Завойскийларны хәтерли. 

Казанның 45 госпиталендә 334 сугышчы һәм командир дәвалана, шуларның 62% ы фронтка озатыла. Сугыш елларында Казанда 11 донорлык пункты эшли. Көн саен фронтларга һәм эвакогоспитальләргә 60 литрга якын кан җибәрелә. СССРның йөзләрчә врачы Казан ГИДУВы базасында фронтта эшли торган врачлар буларак әзерлек үтә. 

Шәһәр халкы инициативасы белән фронт өчен җылы киемнәр җыела, халыктан җыелган акчага «Советская Татария», «Колхозник Татарии» танк колоннасы, «Совет Татарстаны» авиаэскадрильясы төзелеп фронтка озатыла. 

Бөек Ватан сугышында Чиләбе – танклар, Горький (Түбән Новгорд) – минометлар, Казан хәрби самолетлар җитештергән, дип әйтәләр. 

 Әйе, Казан – Җиңүгә канатлар биргән шәһәр ул! 

 Бөек Ватан сугышы елларында Казан предприятиеләрендә эшләгән тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге Россия Федерациясенең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем белән бәяләнде. 


      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар