Логотип
Белмәсәң бел

Савыт-саба юа торган машинаны кем уйлап тапкан?

Сезнең өйдә савыт-саба юа торган машина бармы? Күпләрегез, мөгаен: «Әйе!» – дип җавап биргәндер.

Сезнең өйдә савыт-саба юа торган машина бармы? Күпләрегез, мөгаен: «Әйе!» – дип җавап биргәндер. Ә сезнең: «Шундый рәхәт бу әйберне кайсы акыллысы уйлап чыгарды икән? Мин аңа һәйкәл куяр идем!» – дип уйлаганыгыз юкмы? Кем уйлап тапкан дип беләсез? Әлбәттә, хатын-кыз! Безнең хәлне бездән дә яхшырак тагын кем аңласын, кем аны җиңеләйтергә тырышсын инде?! 
Савыт-саба юа торган иң беренче машинаны Джозефина Кокрейн уйлап таба. 
Джозефина 1839 елны Американың Огайо штатында дөньяга килә. Кызның әнисе бик иртә мәрхүм була, әтисе аны үзе генә үстерә. Сүз уңаеннан: аның әтисе инженер була. Ул сазлыкларны киптерүче гидравлик насосны уйлап табучы кеше. Шулай булгач, Джозефинага бу талантны әтисеннән күчкән дип икеләнмичә әйтергә мөмкин. 
19 яшендә Джозефина 27 яшьлек Ульям Кокран дигән кешегә кияүгә чыга. Аларның уллары туа, әмма 2 яшендә ул бала вафат була. 
1870 елда гаилә зур гына йортка күчә. Джозефина кеше белән бик тиз аралашып, дуслашып китә торган булган, шуңа күрә аның дус кызлары да күп булуы гаҗәп түгел. Яңа йортта аларга еш кына кунаклар да кабул итәргә туры килгән. Әмма өй җыештырырга, кер юарга, ашарга әзерләргә, бигрәк тә савыт-саба юарга Джозефина бер дә яратмаган.
44 яшендә ул ирен дә югалта. Өстәвенә, бик зур бурычлар белән кала. Хезмәтче тоту турында уйлап та булмый... Ә алар өендә фарфор савыт-саба коллекциясе тупланган. Аларны гел карап, юып, чистартып торырга кирәк.
Нишләргә?
Шул чак Джозефинада уйлап табучы геннары баш калкыта: ул үз-үзенә хуҗалыкта бер ярдәмче булдырырга тели – савыт-саба юа торган машина уйлап чыгара.
Башта аның сызымын сыза. Тик монысы бит әле ярты эш кенә... Аны чынбарлык итү өчен ул механик эзли башлый. Һәм, әлбәттә, озак та үтми андый кешене таба! Джорж Баттерс моңарчы тимер юлда механик булып эшләгән була.
Иң беренче савыт-саба юа торган машинаны алар сарайда җыялар һәм Джозефинаның кухнясында сынап карыйлар. Эшли! 
1886 елда Джозефина Кокрейн үзе уйлап тапкан бу машинага патент ала. Үз компаниясен булдыра һәм савыт-саба юа торган машиналарның беренче партиясен чыгару буенча контракт төзи. Иң беренче ике машинаны Чикагоның ике отеле сатып ала. Алга таба да савыт-саба юа торган машиналарны башлыча кунакханәләр, кафе һәм рестораннар ала. 
1893 елда Чикагода узган Бөтендөнья күргәзмәсе вакытында аның тугыз машинасы көне-төне берничә көн эшләп тора: күргәзмәдә катнашучылар ашаганнан соң алар артыннан савыт-сабаны юа. Шушы презентация аны бөтен дөньяга таныта. Әмма гади кулланучылар арасында савыт-саба юа торган машинаны сатып алырга ашыгучылар алай күп булмый. Беренчедән – бәясе тешли! Бер машинаны ул 150 долларга сата (бүгенге бәяләргә күчерсәң, якынча 4500 доллар бу). Икенчедән, канализация челтәре алай нык үсмәгән була. Өченчедән... Өченчедән – ир-атлар моңа акча жәлли! Шулкадәр акчаны җилгә чәчергә алар җүләрмени – савыт-сабаны хезмәтче күпкә, бик күпкә арзангарак та юа бит. Хезмәтче булмаса, хатын бар... Өстәвенә, чиркәү әһелләре дә каршы чыга: машинаны «тәмуг кисәве» дип атыйлар. 
Жозефина Кокрейн 1913 елда 74 яшендә вафат була. Шул көнгә кадәр ул үзе уйлап тапкан савыт-саба юа торган машинаны камилләштерә дә камилләштерә. Ул мәрхүм булгач, компаниясе башка кеше кулына күчә һәм соңрак Whirlpool корпорациясенең бер өлешенә әйләнә. 
Америка Кушма Штатларында савыт-саба юа торган машиналар 1930 елда гына күпләп чыгарыла башлый. Әмма ул чакта да киңкулланыш тапмый әле. Бөек депрессия еллары була бу: савыт-саба юа торган машиналарның триумфы билгесез вакытка кичектерелә. 
Тагын дистә еллар уза. 
Һәм, ниһаять, 1960 еллар ахырында савыт-саба юа торган машиналар америкалыларның өйләрендә күпләп күренә башлый. Хатын-кызларның үз хокукларын даулап баш күтәргән еллары бу! Бу вакыт инде Miele һәм Zanussi фирмалары да машинаның үз модельләрен тәкъдим итә. 
Ә совет хатын-кызлары бу вакытта әлеге могҗизалы техника турында хыяллана да алмый... Хәер, аны хәзер дә кухняның иң кирәк атрибуты дип санамаучылар байтак әле. Ә аңардан файдаланучылар: «Моны уйлап табучыга һәйкәл куярга кирәк!» – дигән сүзне, чынлап та, еш кабатлыйдыр. Хатын-кызның иң ышанычлы ярдәмчеләренең берсе бит ул! 
Жозефина Кокрейнның: «Әгәр берәү дә савыт-саба юа торган агрегат уйлап чыгарырга җыенмый икән, мин моны үзем эшләячәкмен!» – дигән сүзләре тарихка кереп калган. Сүзендә торган, рәхмәт аңа. Бөтен хатын-кызлар исеменнән зур рәхмәт! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар