Логотип
Белмәсәң бел

Сарымсакларны алыргамы, әллә иртәрәкме?

Күпләр бу көннәрдә: «Сарымсак сабаклар саргайды, аның өлгерүеме икән бу?

Күпләр бу көннәрдә: «Сарымсак сабаклар саргайды, аның өлгерүеме икән бу? Нишләргә икән: алыргамы инде аларны, әллә иртәрәкме?» – диләр.

Сабагы саргайды дип кенә сарымсакны алырга ашыкмагыз. Әле иртәрәк. Гадәттә, сарымсакны 20 июльдән соң гына казыйлар. (Авылларда аны элегрәк Питрау узгач, 15 июльдән 20 июльгә кадәр алганнар.)
Аның өлгергәнме, юкмы икәнен белү өчен, берничә «мыегын» өзмичә калдырырга кирәк. «Мыеклар» торып басса, сарымсак инде өлгергән була. Орлыкларына да игътибар итегез. Алар тарала икән, сарымсакны казый аласыз. 
Бу вакытта инде сарымсакларга су сибәргә кирәкми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар