Логотип
Белмәсәң бел

Өзелгәнсең... люпиннан?!

Сине күреп, бар табигать, бар табигать сөенгән. Әллә инде өзелгәнсең, өзелгәнсең... люпиннан….


Сине күреп, бар табигать, бар табигать сөенгән.
Әллә инде өзелгәнсең, өзелгәнсең... люпиннан….

Сирень чәчкәләре белән фотога төшмәгән, бу гүзәллек белән мактанмаган кеше калмагандыр. Сиреньнәр чоры узды, люпиннар чәчәк атты.
 
Социаль челтәрләрне ачып җибәрәсең дә... люпин кырларына эләгәсең. Үзебезнең яклар, Мәскәү, Төмән, Барнаул... илебез кырларына җәелгән шәмәхә келәм... Матур! Миңа ошый! 


Элек фотосессияләр туй һәм гаилә бәйрәмнәрендә генә ясалса, хәзер кырларда, болыннардагы һәр чәчәкнең ачылганын көтеп алабыз. Тузганаклар, люпин, фацелия, көнбагышлар... Фотографлар өчен җәй – иң керемле вакыт. Килешәм.
Һәр көнне люпиннар арасыннан елмайган кызларны, ханымнарны, гаиләләрнең бәхетле елмайганын күрә торгач, мин дә кызыктым бит инде. Үземне кырыйда калган кеше кебек хис итә башладым. Болай булмый! Иртәдән люпин кырларына барып төшерүче фотограф эзләргә керештем. Берсенә язам, икенчесенә...  Вакытны билгеләп, шактый алдан язылып куярга кирәк икән, клиент бар дип, бер генә фотографның да исе китмәде. «Барысы да алдан билгеләнгән», – дип баш тартучылар булды. Кайберәүләрнең эш графигы минеке белән туры килмәде. Люпиннар белән фотога төшү бәхетенең бәяләрен дә язып китим инде. (Төрле фотографның төрлечә, әмма барысы да бер тирә!)


15 минут – 990 сум.
30 минут – 1500 сум.
55 минут – 3000 сум.
Бәягә реквизит һәм фотограф хезмәте кергән. Макияж һәм чәч ясатасың килсә – 1000–1500 не өстәп түлисе икән. Әле тагы прокатка (!) күлмәк тә алып була.  Фотоларны 3-4 көн аралыгына ясап бирергә вәгъдә итәләр. 
Люпиннар кырларда, юл буйларында түләүсез үсә югыйсә...
Ә менә фацелия кырларын махсус чәчәләр икән. Аны бал кортлары бик ярата, ди белгечләр. Орлыкларын умартачылар сатып ала, ди. 

...Фотога төшәргә миңа җайлы вакыт табылмады. Бәяләр дә шактый «тешләшә» булып чыкты бит әле. Уйладык-уйладык та, өйдәге фотоаппаратны эшкә җигәргә булдык. Хәзер иң мөһиме – Казаннан ерак китмичә генә люпин үсә торган җирне эзләп табарга кирәк иде. Фотографларның күбесе бу турыда сөйләргә, мәгълүмат бирергә яратмый. Бу эшне сеңлемә йөкләдек. Ике көннән ул безгә шәмәхә нокталы карта җибәрде. Эш көне тәмамлангач, Лаеш ягына юл тоттык. Якынча урынын белсәк тә, Сокуры поселогы янында бераз әйләнгәләп йөрергә туры килде. (Навигаторда әлегә «люпин кыры» атамасы урнаштырылмаган, ә юлларга «люпин кыры» дигән юл билгесе куелса, ничек матур булыр иде, ә?!) Башта безгә нәфис һәм каклавыч фацелия кыры очрады. Юл кырыеннан читкәрәк, махсус утыртылган кыр булса да, эзләр, сукмаклар ярылып ята. Кеше күп килә, күрәсең. Кырыйдан гына чәчәкләргә сокландык та, люпиннар эзләп киттек. 

Менә ул бүгенге көндә экраннардан төшмәгән люпиннар! Алсу, саргылт, ак, шәмәхә... Монда да сукмаклар киң итеп салынган. Машинаны юл кырыенда калдырырга туры килде. (Бу урында сак булырга киңәш итәр идем. Хәрәкәт шактый көчле, ә люпин кырлары тирәсендә кайвакыт унышар машина тукталган очраклар да бар икән. Узган ел шушы Лаеш юлында, машинасын туктатып, люпин кырына фотога төшәргә барган хатын-кызны машина бәрдергән иде. Зинһар, юлларда сак булыгыз!)


А-а-а!!! Люпиннар белән бергә безне монда өч көн ач торган черкиләр көтеп торган икән бит! Тешләсәләр – өзеп алалар! Матур күлмәкләр белән, камерага карап киң елмаябыз да, фотога төшәргә дип җыйган люпин букеты белән арканы, кулларны чәбәклибез. Ике секунд фотоаппаратка карап, селкенми басып торганда биткә, муенга, кулларга унлап черки кунарга өлгерә. Шуңа күрә фотосессия бик күңелле узды! Әллә кичкә таба черки чыгасын белеп, без фотога төшкәндә башка килүчеләр күренмәде. 
Чәчәкләр купшылыгын үз күзләрең белән күреп, кыр җилен йөзең белән тоеп кайткач, күпләрнең чәчәкле кырларга ашкынуын яхшы аңлыйсың. Сихрилек, илһам, көч бирә бу аралашу. Әнә, кайбер хатын-кызлар, люпин кырларында үзебезне Прованста кебек хис итәбез, дип язалар.
Үзебезнең табигать тә иксез-чиксез матур бит, кызла-а-ар! Офыкта кызарып кояш бата, яшеллек, яшеллек, яшеллек! Шушы иркен кырның нәни бер кызчыгы булуыңа, бу гүзәллекне күрә алуыңа сөенә генә башлыйсың һәм... шалт бер черки! Шуңа күрә җәлт кенә фотога төшеп бетердек тә, туган якка соклана-соклана машинага таба йөгердек. 


Люпин кырыннан репортаж шуның белән тәмам, дип язып куясы идем бу урында. Тагы бер мәгълүмат белән бүлешәсе бар икән әле. 
Үзебез йөргән кырдан өйгә күп итеп люпин чәчәкләре бәйләме алып кайтып куйдым. Аш өстәленә, үземнең иҗат почмагына... 15 минут үттеме икән, өйдә... юк, юк, черкиләр түгел, туктаусыз төчкерү тавышы ишетелә башлады. Рушанның аллергия башланды. Мин люпиннарны җыеп балконга йөгердем.
Люпин – аллергия чыганагы да булырга мөмкин икән. Белеп торыгыз!


Нәтиҗә:
Табигать, чәчәкләр белән аралашу – хатын-кызга көч бирә, стрессны җиңәргә булыша. Мөмкинлек булганда табигатькә чыгарга тырышыгыз!
Фотограф хезмәте кыйммәт булганда – берничә кеше берләшеп, фотосессиягә заказ бирергә була. (Кайвакыт телефонга төшү дә җитә!)
Юлларда сак булыгыз!
Борыныгызны саклагыз! Бигрәк тә гаилә фотосессияләренә табигатькә чыкканда балаларның чәчәк серкәләренә аллергия булырга мөмкин. Шуны истән чыгармагыз!
Үзегез белән черкидән саклану чарасы алып йөрегез!
Яратыгыз!!!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар