Логотип
Белмәсәң бел

Өйдән чыгарга 5 сәбәп

Казанның парк-скверларында, күл буйларында санитар нормаларны саклап төрле чаралар уздырыла башлады. Саф һавада күңелең теләгән эш белән шөгыльләнүдән дә рәхәте юктыр ул! Кайда, ниләр үткәрелгәнен белешәбез:


Казанның парк-скверларында, күл буйларында санитар нормаларны саклап төрле чаралар уздырыла башлады. Саф һавада күңелең теләгән эш белән шөгыльләнүдән дә рәхәте юктыр ул! Кайда, ниләр үткәрелгәнен белешәбез:

Ретро-кинолар карыйбыз
«Крылья Советов» паркында ретро кинолар проекты башланды. Айга ике тапкыр ачык һавада рәхәтләнеп үзебез яраткан совет киноларын карый ала. Тамашачыларга дистанция саклау өчен махсус билгеләр куелган.

Саф һавада фитнес
Казандагы унлап паркта һәм Кабан күле буенда фитнес белән шөгыльләнергә була. Катнашучыларга алдан язылу сорала. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү өчен ун катнашучыдан да  күбрәкне җыймыйлар.

Урманда йөгерәбез
Горки-Әмәт урманында йөгерергә яратучылар клубы үзенә чакыра. Чәршәмбе көнне 19:00 сәгатьтә теләгән һәркем бирегә түләүсез тренировкаларга килә ала. Оештыручылар группаларга 25 кешедән артыкны алмыйлар. Килүчеләргә киемнәрен, сумкаларын калдырырга шкафлар тәкъдим ителә.  
   
Паркта йога белән шөгыльләнәбез
 Медитацияләр якшәмбе көннәрендә «Крылья Советов», «Черек күл», Урицкий исемендәге паркларда уза. Үзең белән йога өчен келәм алып килү сорала. 

Кул эшләренә өйрәнәбез
Әпсәләмов бульварына урнашкан «Ак чәчәкләр» паркында иҗади остаханәләр эшли. Балалар һәм олылар өчен төрле мастер-класслар, курслар уза. Монда балчыктан әйберләр ясарга, каллиграфия, леттерингка өйрәнергә, керамикадан савытлар ясарга да була.

Тулырак мәгълүматны социаль челтәрләрдән табарга мөмкин.

фото: park.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар