Өйдә сезне бәхетле итә торган 7 әйбер

Интерьердагы кечкенә генә детальләр дә сезне бәхетле итә ала. Бу фәнни яктан да расланган. Мәсәлән, атна саен бүлмәгезгә тере чәчәкләр алып кайтып куегыз яки пространствоны томалап торган кирәксез әйберләрдән котылыгыз.

1. Яшел йә сары стеналар
Амстердамның Врие университеты тикшеренүләре нәкъ менә шушы ике төснең бәхетле эмоцияләр тудыруын ачыклаган. Ләкин сак булыгыз: әлеге җете төсләр өйдәге барлык стеналар өчен дә түгел.

2. Чәчәкләр
Шиңгән чәчәкләрне чыгарып ташлаганда моңсу да булып китә: күпме акча түгеп алынган иде бит алар. Ләкин чәчәкләрне бәхет инвестициясе дип кабул итәргә кирәк. Ратгер университеты (АКШ) тикшеренүләре тере чәчәкләрнең бәхетле мизгелләр бүләк итүен, канәгатьлек бирүен раслый. Икеләнмәгез дә, үкенмәгез дә: розалар, пионнар алыгыз.

3. Сентименталь фотолар
Карават янындагы тумбочкада укый торган китабыгыз, сулы стаканыгыз тора, тик анда рамадагы фотография җитми. Тизрәк берничә гаилә фотосын куегыз. Фотолар карау уңай эмоцияләр тудыра, тынычландыра икән.

4. Ваниль исле шәмнәр
Киеренке эш көненнән соң шәм кабызып, аның януын күзәтү ял иттерә. Шәмнең исе шулай ук күңел халәтенә туры килсен. «Кәефегезне күтәрәсегез килсә, ваниль исле берничә шәм кабызыгыз», – диелә Chemical Senses тикшеренүләрендә.

5. Чәчәкләр хуш исе
Өегезгә аромат сайлаганда, чәчәк бутоннарын күздә тотыгыз. Борындагы ис тою рецепторлары баш миенең эмоцияләр белән элемтәдәге өлешенә бәйле. Психология Фәннәре Ассоциациясе чәчәкнең хуш исләре бәхет хисен арттыра дигән фикердә.

6. Җыештырылган урын-җир
Карават җыештыру кебек көндәлек әйбергә дә вак-төяк дип кенә карамыйбыз. Көнне дөрес башлауның бер төре санала ул. Онлайн сораштырулардан күренгәнчә, урынын җыючы 71% кеше үзен бәхетле саный, шулай эшләмәгән 62% үзен бәхетсез тоя. Бүлмәне тәртипкә китерү һәм бәхетле булу өчен 2 минут вакыт җитә. 

7. Өйдә тәртип
Калифорния университеты мәгълүматлары буенча югары дәрәҗәдәге картизл (стресс гормоны) белән өендә бик күп предметлар булган хатын-кызлар арасында бәйләнеш бар икән. Өйдә кирәксез предметлар никадәр күп булса, стресс шулкадәр көчлерәк. Өйдәге тәртипсезлек, хаос шәхси уңышсызлык булып ассоциацияләнә. Шуңа күрә тыныч һәм бәхетле яшәр өчен  кирәксез әйберләрдән вакыт-вакыт арынырга кирәк. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    7520
    2
    51
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    4378
    0
    34
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    2269
    0
    33
  • Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде... 
    3143
    1
    31
  • Бергә булырга язмаган безгә... Хәзер аңлыйм: мин бик тырыш, яхшы укучы бала булганмын. Һәм шуның өстенә соң өлгергәнмен. Мәктәптә кайберәүләр бишенче класстан ук егетләр белән аралашып, егет сөйгәнгә исләрем китеп карый идем. Артык хисләнеп тормыйча гына дөньяны җигелеп тартучы әти-әни үрнәге дә шул булгандыр. Алар артык мәхәббәт маҗараларыннан башка гына, димләп өйләнешкән кешеләр иде. Егет сөю бер оят эш төсле тоелган миңа.
    2572
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда