Логотип
Белмәсәң бел

Өлкән яшьтәге әти-әниең белән ничек аралашырга: гап-гади кагыйдәләр

Өлкән яшьтәге әти-әниең белән ничек аралашырга: гап-гади кагыйдәләр

Өлкән яшьтәге әти-әниең белән ничек аралашырга: гап-гади кагыйдәләр

1. Аралашудан  рәхәтлек алырмын дип көтмәгез. 
Әйе, андый чорлар инде хәзер артта калды дип саный аласыз. Өлкән кеше бала-чагага әйләнә дип әйтү дөрес ул. Ул сине йә ишетми, ишетсә дә, аңламый, бер үк әйберне кат-кат сөйли... Йә ул сине юк кына нәрсә өчен бертуктаусыз битәрли дә, битәрли... Вакыт-вакыт тавышны күтәрәсе килүне чак тыясың. Әмма тыеп кала алсаң  – үзеңә рәхәт. Бик рәхәт! Алар белән сөйләшкәндә бер нәрсәне онытмагыз – 20, 30, 40 елдан картайган әти-әниләребез урынында без үзебез булачакбыз.
         
2. Дилбегәне үз кулыгызга алырга вакыт 
Әйе, хәзер урыннар алышына: әле кайчан гына алар безнең өчен барысын да хәл итәләр, киңәш бирәләр, зарларыбызны тыңлыйлар, юаталар иде. Бүген инде ситуация белән сез идарә итәсез. Аларга килеп проблемаларыгызны, борчуларыгызны сөйләсәгез дә, ярдәм итә алмаячаклар. Шулай булгач, нигә аларның кәефләрен төшерергә? Хәзер инде алар кайбер нәрсәләрне белмәсәләр дә хәерлерәк. 


3. Аларны үзгәртергә тырышырга кирәкми
Исегездәме, кечкенә чакта алар гел сезне күрше кызы (малае) белән чагыштыралар иде: ул яхшырак укый, ул тәртиплерәк, ул әти-әниләренә күбрәк булыша... Читтән үзегезгә карагыз әле, аларны кабатлыйсыз түгелме? «Фәлән апа әнә көн саен күпме җәяү йөреп кайта, ә син гел өйдә утырасың...» Юк, аларны үзгәртергә тырышмагыз: ничек бар – шулай кабул итәргә өйрәнегез. Кечкенә балалар төрле булган кебек, өлкәннәр дә бер-берсенә охшамый.  

4. Алар урынына үзегезне куеп карагыз 

Колагы начар ишеткән (яки инде бөтенләй ишетмәгән), күзе начар күргән (яки инде бөтенләй күрмәгән), утырган урыныннан тора алмаган кешенең ниләр кичергәнен белү өчен бер минутка  гына үзегезне аның урынына куеп карагыз.  Күзегезне чытырдатып йомган килеш утырып рәсем ясап карагыз әнә һич булмаса.
Мөмкинлекләре күзгә күренеп кимегәнен алар үзләре дә тоя бит. Сезгә дә моның белән килешергә кирәк. Кешенең уртача гомер озынлыгы – 80 ел. Аның да соңгы 5 елында ул инде күп вакыт авырый, башкалар ярдәменә мохтаҗ була. Озын гомер иткән өчен дә түләргә кирәк шул... 

5. Конфликтка кермәскә тырышыгыз

Өлкән яшьтәге кеше үзенең көчсезлеге белән күп вакыт килешә алмый, шуңа да бөтен нәрсә аның ачуын кабарта. Аның бу халәтен аңларга һәм ачуына ачу белән җавап бирмәскә кирәк. Шул вакыт аның да агрессиясе, ярсуы сүреләчәк. Сүзне бөтенләй башка якка борып җибәрергә, кызыграк берәр нәрсә сөйләргә, елмаерга кирәк. 

6. Хәлгә керү бер нәрсә, жәлләү – икенче
Кешенең хәленә керә белү – бик мөһим әйбер. Жәлләү белән хәлгә керә белү арасында аерма зур, аларны бутарга ярамый. Өлкән яшьтәге әти-әниләргә дә аларны жәлләгәнебезне күрсәтергә ярамый – ул очракта без аларга тиешле ярдәмне күрсәтә алмыйбыз. Дөресрәге, жәлләгән очракта без моны үзебез эшли алмыйбыз.

7. Бәхәсләшергә ярамый 
Каршы төшәсе килгән чаклар була, билгеле. Әмма, әлеге дә баягы, тыелып кала белергә кирәк. Каршыңда кем басып торганын тагын бер кат исеңә төшерәсең дә... Әйе, алар сиңа начар энергияләрен кочагы белән аударалар, ә син... әкрен генә барысын йотасың да, яхшы энергия итеп үзләренә кире кайтарасың. 

8. Алар өчен күңел юанычлары табарга
Яшь кешенең мавыгулары, гадәттә, күп була. Дуслары да. Әмма яшь арткан саен, алар кими бара. Бөтен дөнья күп вакыт дүрт стена белән чикләнә: көннәр бертөрлегә әйләнә. Яшәү ямен югалта башлый... Сезнең бурыч  – аларга берәр мавыгу табып бирү. Нәрсә беләндер кызыксындыру. Бер почмакка утыртып куеп, бернәрсә эшләтмичә генә тотарга теләсәгез (имеш, рәхәт күрсәтәсез!) әниегез (яки әтиегез) бик тиз сүнәчәк... 

9. Аларны елмайтырга сәбәпләр гел табып торыгыз
Көлү – гомерне озынайта дип, юкка әйтмиләр. Кәефе әйбәт булса, әниегез (әтиегез) сезгә бер борчу тудырмаячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар