Логотип
Белмәсәң бел

Ни өчен җылы су эчү файдалы

Кайнар су эчү гадәте күпләргә аңлашылмый да. Ә кытайлар исә кайнар су эчү сәламәтлекне ныгыта, үзеңне яхшы хис итә башлыйсың, диләр. 

 

 

Кайнар су эчү гадәте күпләргә аңлашылмый да. Ә кытайлар исә кайнар су эчү сәламәтлекне ныгыта, үзеңне яхшы хис итә башлыйсың, диләр. 

Кайнар су эчү – Кытайның тарихи традициясе ул. Һәм ул аларда инде гадәткә кергән. 

Борынгы заманнарда экономика бик артта калу, ягулык материалларының үзкыйммәте шактый югары булу аркасында, гади кешеләр кайнатылган су эчә алмаган. Сун һәм Юань династияце идарә иткән чорда бөтен җирдә чәй эчү урыннары ачылганда да, кайнар чәй эчү һәркемнең хәленнән килмәгән. Ашарга пешргәндә яки өйдә берәрсе авырганда гына суны кайнатканнар. Кытай Республикасы төзелеп, көнбатыш бакториологиясе илгә үтеп керә башлагач кына, хөкүмәт гигиена һәм сәламәтлек өчен кайнар суның никадәр мөһим булуын таныган. Кайнар су эчү киң тарала башлаган. Кайнар су кытайлар өчен бар авырудан дәва ул. «Күбрәк кайнар су эчегез», – дисәләр, каршы килмәгез, ул һичшиксез булышачак! 

Хәзер нинди авырулар вакытында эчәргә кирәген тәфсилләп аңлатабыз. 

Салкын тигәндә 

Салкын тиеп температура күтәрелгәндә, тир бүленеп чыга башлый, организм хәлсезләнә. Күпләп кайнар су эчү салкын тигәндәге мөшкел хәлне җиңеләйтә. 

Күрем циклы вакытында һәм ашказаны авыртканда 

Эч авыртканда, диарея ваытында бер стакан кайнар су авыртуны киметә. 

Кайнар су кодрәт көченә ия түгел 

Сәламәтлек өчен файдасы булса да, кайнар суны бар очракта да эчәргә ярамый. 

Кайбер ситуацияләрдә аеруча сак булырга кирәк. Әйтик, медикаментлар кулланганда. 

Витаминнар тиз окисьләшә һәм җылы тәэситендә үзенең эффектын югалта; 

Амоксицилин кайнар суда җиңел таркалып, аллергия китереп чыгара, ул пенициллин кулланганда күзәтелә; 

Желатин капсулаларның тышкы катламы кайнар суда эри, препарат тәэсире кими; 

Ашкайнату ферментлары каталитик эффектын югалта һәм аш кайнатуга тәэсир итә алмый; 

Ютәлгә каршы сироплар кайнар су тәэсирендә сыеклана, сутлылык үзлеге кими. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар