Логотип
Белмәсәң бел

Әмир Шәрәфиев: «Августа кырау төшәргә мөмкин, көз яңгырлы киләчәк»

«Җәй иртә һәм озын булса, көзен яңгырлы булучан», – ди Балтач районы Янгул авылында яшәүче халык синоптигы инде 50 елга якын табигать күзәтүче Әмир абый Шәрәфиев. Без аннан бәрәңге алганда нинди һава торышы булуы турында кызыксындык. 


«Җәй иртә һәм озын булса, көзен яңгырлы булучан», – ди Балтач районы Янгул авылында яшәүче халык синоптигы инде 50 елга якын табигать күзәтүче Әмир абый Шәрәфиев. Без аннан бәрәңге алганда нинди һава торышы булуы турында кызыксындык. 

–  Бу эсселәр августның егермеләрендә бетә инде. Менә  быел сынап карыйм дигән идем. Быел бит сыерчык бураны да, шомырт салкыннары да булмады, балан суыгы да йомшак кына булды.  Андый елны августның ахырында ук корау төшә иде.  Быел да шулай булыр дип уйлыйм. Быел җәй дә иртә килде. Май аенда ук эсселәр булгач, июнь башында бөтен агач-куак чәчәк атып бетерде. Җәй озынга киткән елны августа корау төшә иде. Кырау төшсә дә куркыныч түгел, бәрәңгегә генә авыррак булачак. Әмма бәрәңге кирәген яфрактан гына түгел, сабактан да ала ул. 


Әмир абый,  халык: «Болай да бәрәңге юк, җыйганда яңгыр явып та черетер микән», – дип борчыла...
Бәрәңге быел черемәячәк. Мондый экстрималь шартларда үскән бәрәңге  нык була ул.  Бәрәңге уңышы әллә ни сөендермәс сөендерүен. Ул чәчәк атканда бездә бер яңгыр булды, шуннан соң  җүнле-башлы явым-төшем булмады. Ә ул бәрәңге үссен өчен нык кирәк иде. Бәрәңге яралган, ул бик күп, әмма үсә генә алмый. Кызыганда яңгырлар булса да да куркыныч түгел. Кеше бәрәңге юешләнеп чери, ди.  Киресенчә, базга  пычракка батып керсә черми ул. Чип-чиста булып керә икән – чери. Пычрак арасыннан җыеп алган бәрәңге бик әйбәт саклана. Яңгырлар август ахырында ук башланыр. Көз көне бәрәңге казыганда да булыр.

 

 


Бу кадәр матур җәйләрдән соң көз нинди булыр икән соң, Әмир абый?
Көзнең яңгырлы булуы шәп инде. Менә ничә еллар көз бик коры була, туфракта бер грамм дым  калмады. Ул бик начар. Быел, алла боерса, көз яңгырлырак булыр дип көтәм. Яңгырлы булырга охшаган. Яңгырлы дип әйтүем тоташ явым-төшем түгел инде. Без бит хәзер яңгырга күнекмәгән. Ике көн яуса, кайчан туктый инде дип уфтана башлыйбыз. Яңгырлар кирәгенчә булыр. Җәй иртә, озын булган елларны явым-төшем шактый мул була ул. Хәтерләсәгез, 2010 елда да шулай булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар