Логотип
Белмәсәң бел

Кояш чәчәге

Тузганак яфракларыннан ясалган салат кайбер төр авыруларга менә дигән дәва! 


Тузганак салаты
Кирәк булачак:
3 кыяр
4 йомырка
0,5 айсберг салаты
1 кечкенә банка кукуруз
200 грамм тузганак яфраклары
20–30 данә тузганак чәчәге
Тузганак яфракларын салкын суда юып, 30–40 минутка тозлы суга салып
торыгыз.  Аннары суын сыгып, яхшылап саркытыгыз.
Кыярның кабыгын әрчеп, аны саламлап турагыз, йомырканы ваклап изегез,
банкадагы кукурузаны кушыгыз, салат һәм тузганак яфракларын вак итеп
турагыз. Өске яктан тузганак чәчәкләрен сибегез, тоз-борыч кушыгыз. Майонез,
каймак яки үсемлек мае салып болгатыгыз. Салат әзер!

Тузганак яфракларыннан ясалган салат кайбер төр авыруларга менә дигән дәва! 
1. Кан тамырлары авырулары. Тузганак сыгынтысы кан тамырларын атеросклеротик төерләрдән чистарта, канның сыйфатын яхшырта.
2. Бавыр һәм бөердәге тайпылышлар күзәтелгәндә бик булыша. Токсиннарны чыгара, шешенүләрне киметә, тернәкләндерә.
3. Остеохондроз, радикулит, артрит. Табигый антибиотик һәм антиоксидант сыйфатында суставлардагы зарарланган тукымаларны элекке хәленә кайтара.
4. Азканлылык һәм авитаминоз. Әлеге дару үләне составындагы файдалы матдәләр иммун системаның саклану көчен арттыра.
5. Шикәр чире һәм башка эндокрин авырулар. Тузганак салатын еш куллану организмдагы углеводларны нормага китерә.
6. Тире япмасы зарарлану. Аллергия аркасында тәндә барлыкка килгән купшаклануларны, фурункулаларны, сөялләрне бетерә.

Болардан тыш, әлеге салатны көн саен кулланганда патоген микроорганизмнарның үрчүе кими. Гельминтоз булганда да шушы салатны ашарга киңәш итәләр.
Тузганак салаты онкологик авырулар һәм шикәр чире профилактикасы өчен бик файдалы. Ябыгырга теләүчеләр өчен дә тәкъдим итәләр аны.
Тузганакның чәчәге дә, яфраклары да, тамыры да халык медицинасында киң кулланыла. Тузганак чәе шикәрне, холестеринны киметә, эчәкләр чистаруга китерә. Бәвелдәге шикәрне эретү үзлегенә ия. Бөергә ташлар утырудан саклый.


Тузганак чәе 


 5 чәчәкне стаканга салып, өстенә кайнап торган су агызыгыз. 20 минут төнәтегез. Ашар алдыннан көнгә 2 тапкыр шул чәйне 2–3 атна эчегез.  Бөтен организмны чистарта тузганак чәе. 
Гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк ялкынсынганда тузганак салатын кулланудан тыелып торыгыз. Үт куыгында ташлары булган пациентларга да рөхсәт ителми.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар