Логотип
Белмәсәң бел

Ковидсыз Кыш бабайлар

Соңгы хәбәрләр шундый: Кыш бабайлар коронавирустан медицина белешмәләре ала башлаганнар. Ә менә антителалары булган Кыш бабайларны чакыру шактый кыйбатка төшә икән! 

Соңгы хәбәрләр шундый: Кыш бабайлар коронавирустан медицина белешмәләре ала башлаганнар. Ә менә антителалары булган Кыш бабайларны чакыру шактый кыйбатка төшә икән! 


Социаль челтәрләрдә Кыш бабайларның игъланнары торган саен ешрак күренә башлады. Әмма быел, Кыш бабайларга ковидтан справкалар алырга киңәш иткәннәр. Кайберләре инде үзләре үк, бәйрәм чорында кирәге чыгар дип, алдан ук хәстәрен күргәннәр.
Бер Кыш бабайга шалтыратам. Телефонны Кар кызы алды: 
– Безнең Кыш бабай театр актеры һәм аның ковидтан справкасы бар, – диде ул. Бәяләрен дә белештек. 31 декабрь көнне 15 минутка килеп китү 2500 сум тора икән. Әмма Яңа ел төненә инде вакыт калмаган. Без шалтыратып сөйләшкәндә 30 декабрь көненең беренче яртысына гына вакытлар бар иде. Бу көнне Кыш бабай белән Кар кызын 2000 меңгә чакырырга була икән. 
Башка Кыш бабайлар белән аралашабыз. Килеп, котлап китү бәяләре – 1200–1500 сум тирәсе икән.

 
Пандемия Кыш бабайны да онлайн форматта эшләргә өйрәткән. Билгеләнгән вакытта грим салынган артист бәйрәм декорациясе ясалган бүлмәдән эфирга чыга, балаларны уйната, конкурслар уздыра, быелгы уңышларын әйтеп, баланы котлый. Балаларын сөендерергә теләгән әниләр өчен мондый «бәхет» 1000 сумга төшәчәк икән.  
Антителалары булган Кыш бабайлар бу сезонның фишкасы, әлбәттә. Кыш бабайлар, аниматорларның күбесе ковидтан справка алып куйганнар инде. Әмма моңа чаклы мөрәҗәгать иткән әниләрнең берсе дә  авыру турында сүз кузгалтмады, – ди Наил исемле Кыш бабай. 
– Ә мине, киресенчә, үзләре кисәтеп куйдылар. Сез килгәндә күп кеше булмый, балалар, дәү әни-дәү әтиләр һәм үзебез генә булабыз, дип. Элеккечә зур компания җыелыр кебек түгел. Быелгы Яңа ел бәйрәме, чыннан да, гаилә бәйрәменә әйләнер, – ди тагын бер Кыш бабай.
Шулай да, быел өйгә чакыручылар азрак, дип белдерә Казан Кыш бабайлары. Узган елларда Яңа елга инде ун көн кала өйдән өйгә йөреп бүләк тараткан булсалар, быел 30–31 декабрь көннәренә генә заказлар күп, диләр. Аңлавыбызча, пандемия аркасында, быел Кыш бабайлар базарында да конкуренция кимегән. 
– Авыру ияртүдән куркып, кешеләр өйләренә чит-ятларны кертмәскә тырышалар.  Халыкның финанс хәле дә бик үк мактанырлык түгел, – ди ун елдан артык тәҗрибәсе булган бер Кыш бабай. – Кыш бабай килгән өчен генә биш меңнәрен чыгарып салу күпләр өчен авыр хәзер. Шуңа күрә күпләр бәйрәм программасындагы ул бүлекне сызып ташлыйлар. Яшьләр онлайн форматны кулайрак күрә. Театр актерлары да Кыш бабай булырга атлыгып тормый. Кайбер кечкенә балалар болай да Кыш бабайның сакалыннан, бүрегеннән куркалар, шуңа күрә гадәти булмаган маскалар уйлап табарга туры килә. Балаларның шигырьләрен дә социаль дистанция аша гына тыңларга туры киләчәк.


Яңа ел булгач Кыш бабае да, бәйрәме дә кирәктер инде. Бала-чага гына түгел, үзебез дә бит могҗиза өмет итеп көтәбез бу төнне! Бигрәк тә бу авыр елдан соң, Үгез елын зур өметләр, яңалыклар белән килүен өмет итәбез. Иң мөһиме – Кыш бабай белән Кар кызы бүләккә ковид алып килмәсен!


Айгөл, ике бала әнисе:
– Балалар сәламәтлегенә бик җитди карыйм. Бала авырып китсә, аның бар җаваплылыгы, мәшәкате әни кешегә кала бит. Шуңа күрә мин «сәламәт» Кыш бабай чакыру яклы. 


Гөлнара, бер малай әнисе:
– Без авырып алдык инде. Кыш бабай чакырырга курыкмыйм. Әмма улыма биш яшь булса да, безнең әле бер тапкыр да өйгә Кыш бабайны китерү турында уйлап караган юк. Кыш бабай дип әллә ни исе китми баламның. Быел балалар бакчасына йөри башлагач кына, Кыш бабайга бергәләп хат яздык, почта тартмасына илтеп салдык. Хәзер Кыш бабайдан бүләк көтәбез инде. Бүләкне ул чыршы төбендә калдырып китә дип ышана. Шуңа күрә Кыш бабайны чакырып торуның кирәге юк булып чыкты. Кыш бабайдан справка таләп итү – бер мәгънәсезлек кебек. Хасына кергән кеше аны кайдан да таба ала.


Илсөяр, бер кыз әнисе:
– Минем үземә Кыш бабайның өйгә килүе бер дә ошамый иде. Шәһәрдә үссәм дә, миңа беркайчан да Кыш бабай чакырмадылар. Балалар бик сизгер халык, аның чын Кыш бабай түгеллеген бик тиз чамалый дип уйлыйм. Ә бит хат язарга, бүләкне тәрәзә төбендә, чыршы астында калдырырга да мөмкин. Алай серлерәк тә әле ул. Кызыма да Кыш бабай чакыртырга теләмим. Хәтта сәламәт булуы турында справкасы булса да!


Ләйсән, бер малай әнисе:
– Ә мин Кыш бабай чакырыр идем! Ковид турында... уйламыйм дисәм дә була. Әлбәттә, сакланабыз, әмма без генә ситуацияне үзгәртә алабызмы икән?! Кыш бабайның справкасы булу да әллә ни гарантия бирми бит әле ул.


Гүзәл, өч онык дәү әнисе:
– Элек, без бала үстергән заманда, нинди Кыш бабай чакыру булсын инде ул! Гаиләдә кем чая, дәү әниме, дәү әтиме, шул кеше Кыш бабайга охшатып киенә иде дә, табагач буламы ул, әллә бер зур таяк табалармы, шуны тотып,  капчыкка бөтен булган бүләкләрне салып, зур бияләйләр киеп ишекне шакып кереп, бүләкләр тарата иде. Әй шатлана иде шуңа балалар! Чын Кыш бабаймы, түгелме дип уйлап торучылар булдымы икән?! Бер баланың: «Ник бу Кыш бабайда, дәү әнинең башмагы» дип шигырь сөйләп йөргәне дә хәтердә калган.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар