Логотип
Белмәсәң бел

Кияргә берни юк!

Шкаф тулы әйбер – ә кияргә берни юк! Һәр иртәдә, театрга, кунакка барганда, эшкә җыенганда...  хатын-кыз алдында зур сорау туа: нәрсә кияргә???

Шкаф тулы әйбер – ә кияргә берни юк! Һәр иртәдә, театрга, кунакка барганда, эшкә җыенганда...  хатын-кыз алдында зур сорау туа: нәрсә кияргә???

Хатын-кыз шундый ул, тормыштагы теләсә кайсы проблеманы, четерекле хәлне җайга сала, чишәргә көч таба, ә менә кием мәсьәләсендә... Аптырыйбыз да калабыз инде. Аклысын да киясе килә, чуклысын да... :) Чыннан да, бу кием мәсьәләсен ничек тиз генә хәл итәргә соң, туп-тулы шкафтан үзеңә килешле күлмәкне ничек тиз генә табарга да, һәр иртәне ни кияргә дип баш ватмаска икән?
Бәлки, менә бу киңәшләр ярап куяр?!
 
Гардеробны мөмкин кадәр ешрак иске-москы әйберләрдән арындырып торырга кирәк. Үзегезнең размерга туры килмәгән, килешмәгән киемнәрне ташларга яки башкаларга бирергә. Иске кием – яңаның урынын алып тора, дигән сүз дә бар бит әле! Шкаф ишеген ачуга – андагы киемнәрне киясе килеп торсын!
Әгәр бала көтәсез икән – бүген ярый торган киемнәр булсын ул! Әгәр ябыккансыз яки тазарып киткәнсез икән, шкафта да сезгә таман киемнәр генә урын алсын. (Ябыккач, эшкә чыккач дип саклап торган киемнәрне шкафтан ераккарак җыеп куегыз, көн дә күзгә ташланып кием саны арттырып тормасыннар!) 

Гардероб оештыруның тагын бер гади генә ысулы бар. 
1. Кәгазь алып, гадәти бер көнегезне язып чыгыгыз әле. Кайларда, нәрсәләр эшлисез?

Мисал өчен: офиста эш вакыты – 8 сәгать, эшкә барып-кайту вакыты – 2 сәгать, өй эшләре – 2 сәгать, балалар белән урамда йөрү – 1 сәгать, театрга  – айга ике тапкыр... Барысын да төп-төгәл итеп язарга тырышыгыз.

2. Ә хәзер шкаф янына килеп, киемнәрегезгә анализ ясагыз, кайсы кием кая киеп барыр өчен алынган?

Мисал өчен: өч офис костюмы, дүрт бәйрәм күлмәге, өйдә кияр өчен биш футболка, өч чалбар, балалар белән урамга чыгар өчен бер спорт костюмы...

3. Ә хәзер бу киемнәрнең ни дәрәҗәдә сезнең яшәү рәвешенә туры килүен чагыштырып карагыз.  

Мисал өчен: Сез бала ялында утыручы әни кеше, ди. Ә сезнең шкафта офиска кия торган әллә ничә эшлекле костюм, блузка эленеп тора! Әлбәттә инде мондый вакытта, кияргә бер нәрсә юк, дип уфтанасы гына кала. 
Бу күнегү шкафтагы киемнәрнең ни дәрәҗәдә безнең яшәү рәвешебез белән туры килүен аңларга ярдәм итәр. Әгәр сез вакытыгызның 80 % ын өйдә үткәрәсез икән, димәк, шкафның да 80 %ы уңайлы, рәхәт, өйдә киелә торган матур киемнәрдән торырга тиеш. (Аңлыйм инде, аңлыйм, шкафны матур өй киемнәре белән тутырырга бик сирәгебез генә үзенә рөхсәт итә торгандыр. Тик шулай да...) Яки әгәр сез вакытның күп өлешен офиста уздырасыз икән, нишләп эшлекле костюмыгыз берәү генә, башка киштәләр футболка, свитерлар белән тулы?!

Безнең гардероб – тормышыбызның чагылышы булырга тиеш! 
Спорт белән шөгыльләнәсез икән – бер киштәдә спорт киемнәре булсын. Бассейнга йөрисезме – купальниклар торсын, балалар белән табигатькә йөрергә яратасызмы – спорт костюмнары, җылы свитерлар кирәк булачак.

Социаль челтәрдәге блогерлар, стилистлар сыман киенергә тырышмагыз! 
Аларның атнага өч фотосессия булырга мөмкин, һәм һәрберсенә алар яңа кием белән чыгарга тиеш. Ә сез җайлы, уңайлы һәм киелә торган киемнәр алырга тырышыгыз. Хәзер инде беребез дә шкаф тулы кием асрый торган заманда яшәмибез. Кибетләрдә бар әйбер дә бар.

Гардеробыгыз 10 ел элек тә, бүген дә бер үк төрле булмасын!
Хатын-кыз үзгәреп торырга тиеш. Язып торасы да юк инде, һәр яңа кием безнең кәефкә ничек тәэсир иткәнен үзегез дә әйбәт беләсездер. Әгәр гардеробыгызда инде берничә ел бернинди үзгәреш юк икән, үзегез турында онытып барасыз дигән сүз! (Уяныгыз, кызлар!)

Шкафта сезне илһамландыра торган киемнәр генә булырга тиеш!
Төсе, фасоны, тукымасы... Күңел яткан, сезне һәрвакыт сылу итеп күрсәткән, көзгедәге чагылышыгызны яратып кабул итәргә ярдәм итә торганнарын гына сайларга тырышыгыз. Шкафны ачтың – алдың, кидең! Вуаля!

Ә сезнең хәлләр ничек? Күлмәкләр мәсьәләсендә дим?!

  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар