Логотип
Белмәсәң бел

Киемнең «яшьлеген» ничек озайтырга?

Киемнең нинди тукымадан булуына карап, суның җылылыгы да, сыгуы-киптерүе дә төрлечә кирәк. Киемегезнең матурлыгын, яңалыгын мөмкин кадәр озаграк саклар өчен, аларны дөрес итеп юа да белергә кирәк.

Беребез дә үзебезне кер юа белми дип әйтмәс. Беләбез! Агын – акка, карасын карага аерып, машинага тутырабыз да... Кул белән юа торганнарын кул белән генә дә сыгып куябыз. Ләкин менә киемнең нинди тукымадан булуына карап, суның җылылыгы да, сыгуы-киптерүе дә төрлечә кирәк. Киемегезнең матурлыгын, яңалыгын мөмкин кадәр озаграк саклар өчен, аларны дөрес итеп юу мөһим.

 

Киҗе-мамык (хлопок)

Юка гына киҗе-мамык тукымадан тегелгән төсле киемнәрне 40 градустан артмаган су белән юалар. Тукыма калын булса, 60 градусны да чыдата. Ә ак тукымаларны кайнатып юарга мөмкин. Әмма төсе чыкса, керне юасы су салкынча гына булырга тиеш. Кере ахыргача чыгып бетсен өчен, ахырдан тозлы суда чайкарга кирәк (10 литр суга 1 аш кашыгы тоз).

 

Вискоза

Әлеге тәнгә йомшак һәм «сулый» торган тукыма юешләнгәч, бик тиз ертылып китәргә, сузылырга мөмкин. Вискоза тиз бөгәрләнә, тиз туза. Андый тукымадан тегелгән киемнәрне кул белән юсаң яхшы. Машинага салсагыз, деликатлы режимны сайлагыз һәм гель белән юдырыгыз. Порошоктан вискоза, катып, тупасланып китә. Вискоза киемнәрне сөлгегә төреп киптерәләр, бауга элсәң, алар сузыла.

 

Йон

Йон киемнәрне юганда төп кагыйдә – су кайнар булырга тиеш түгел. Кайнар судан йон киемнәр утыра һәм киезләнә. Йонны кер сабыны белән юсаң яхшырак, ул күпереп, йомшап китә. Йон киемнәрне йөнтәс сөлгегә җәеп куеп киптерәләр.

 

Полиэстер

Синтетик бу тукымадан тегелгән киемнәр озак киелә, төсе дә үзгәрми, формасы да... Әмма дөрес итеп юмасаң, аларда төерчекләр барлыкка килә. Полиэстер киемнәрне җылымса суда юып, чайкаганда антистатик кушалар. Шулай итсәң, ул электрланмый, чүпне җыймый.

 

Акрил

Шулай ук синтетик тукыма, карап торышка йонга охшаш, әмма йон кебек җылы түгел. Дөрес юмасаң, шулай ук төерчекләнә, сузыла. Акрил киемнәрне җылымса су белән генә сыкмыйча юалар. Чайкаганда антистатик кулланырга кирәк. Сөлгегә төреп кенә сыгыла һәм җәеп киптерелә.

 

Трикотаж

Трикотаж тукыманың да төп проблемасы – төерчекләнү. Табигый җепселле тукымалардан алар җиңел генә купса, синтетик җепселле тукымалардан кечкенә кайчы яки махсус машинка белән кисеп алырга туры килә. Бу максаттан иске кырыну станогы да бик уңай.

Трикотажны җылымса гына суда, деликатлы режимда юалар. Кул белән генә, каты итеп борып сыкмыйча юу тагын да яхшырак.

Теги: киңәш-табыш файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар