Хатын-кызны олыгайтып күрсәтә торган җиде билге


Үз яшемнән картрак күренәм дип, килеш-килбәтен табигатькә сылтый кайбер ханымнар. Кайвакыт үз-үзебезне дә «картайтабыз» икән бит. Олырак күренүнең сәбәпләрен билгеләп куйыйк әле!

Аз елмаябыз
Яшь кызларның кәефе һәрвакыт әйбәтрәк була. Алар юктан гына мәзәк табып көләләр, елмаялар. Олыгая барган саен, тормыш проблемаларына күмелеп елмаерга оныта башлыйбыз. Төрле борчулар белән яшәү тышкы кыяфәтебездә дә чагыла башлый. Бәлки, җиңелрәк карарга өйрәнергәдер, ә? Кайбер әйберләр турында бөтенләй уйламаска, борчылмаска, күңелгә алмаска...  Их! Яшьлек хакына дим!

Күп вакытны өйдә уздырабыз
Кофе, кино, дуслар белән очрашу... Кызлар кая барса да, ирекле!
Яшь барган саен концерт-театрларга йөрүләр – балалар бакчасы, мәктәп белән алышына. Балаларны җайлыйсы, кичке аш әзерлисе, дәрес әзерләргә булышасы, гаилә бюджетын контрольдә тотасы... Өйдән чыгып китеп, күңел ачып кайтырга ничек вакыт табасы?! Эчке халәтебездәге җиңеллек, азарт хисен оныта башлагач, тән дә авырая.

Моданы күзәтмибез
Яшь барган саен, модадагы үзгәрешләр артыннан күзәтеп барырга ирендерә башлый. Җайлы булса шул җиткән! Гардеробка яңалык кертергә теләмәү дә – олыгаю билгесе. Яңа журналлар сатып алабыз, моданы күзәтәбез, үзебезгә килешле киемнәр сайлап киябез!

Үзгәрергә теләмибез
Яңача бизәнеп карау, маңгай чәчен кисү, кием белән экспериментлар ясау... Нигә бу сыйфатларның барысын да яшь кызлар гына ярата икәәән?!

Форманы югалту
Тазарып, форманы югалту беркемне дә бизәми. Тәннең артык килограммнары сәламәтлек белән проблемалар китереп чыгара. Шуңа күрә яшь калу өчен, сылу булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, рационны җайларга дисәк, үзен үзгәртергә кемнәр алыныр икән?

Башны аска иеп йөрү
Күбрәк уйлаган саен, башыбыз аска таба иелә бара икән безнең. Уйлар белән баш авырая, шуңа аска салына. Башны күтәреп зәңгәр күккә күтәрелеп карыйк әле. Соңгы тапкыр кайчан гаҗәпләндегез, кул чәбәкләп сөендегез, тирә-юньгә карап сокландыгыз, елмайдыгыз икән?!

Үзебезне кайгыртмыйбыз
Тәрбияләнмәгән бит тиресе, җыерчыклар, буявы юылган чәч... Картаю процессын туктатып булмый, әмма тизлеген киметергә була. Яшь белән бәйле үзгәрешләр күзгә бәрелеп тормасын дисәгез, һәр көнне үзегезне кайгыртырга, яратырга кирәк. Үз-үзегезгә массаж ясарга өйрәнегез. Килешле кремнар сайлагыз, бит тиресен дымландырып торыгыз, чәчегезне буяп йөрергә онытмагыз.

Йөрәк һаман унсигездә булганда, йөзебезне елмаю бизәгәндә яшәрәбез генә әле! Хатын-кыз һәрвакыт матур ул!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7937
    4
    108
  • Яңа йорт Әлфия йокысыннан уянуга, янында яткан иренең чигә чәчләренә саклык белән генә кагылды да, аны уятудан куркып, иреннәре
    9391
    5
    71
  • Син мине гафу ит Экраннарга «Зөләйха күзләрен ача» фильмы чыккач, күпләр андагы кайнана образын кабул итә алмады. Татар карчыклары андый усал булмаган, дигән фикерләр дә ишетелде. Бүген язарга теләгән вакыйгам – геройларымның исемнәре үзгәртелсә дә, тормыштан алынган чын хәл. Арабызда Галимҗан Ибраһимовның Сабирасыдай («Татар хатыны ниләр күрми») усал кайнаналар әле дә бармы дигән сорауга җавап табарсыз сез анда.
    9165
    2
    60
  • Дәва Авылына кайтты. Авыл үзгәрмәгән, ул – үзгәргән. Хәтта исәнләшеп үткән авылдашлары да, танымыйча, артыннан карап калды. Нәфис гәүдәле, сара чәчле хатын ят иде аларга. Ә ул бер ел элек кенә дегет кебек кара чәчле, интегеп яшәгәне йөзенә чыккан Мәрсилә иде бит. Тик аның тормышындагы авырлыклар узды. Ак полосадан бара ул. Чәчен дә шуңа буятты...
    4435
    4
    38
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 6 август 2020 - 11:58
    Без имени
    Бик матур язгансыз Венера !Э чынлыкта бу булган хэл !Фэридэ ул чыннан да бик лаеклы ,хормэтле ,бик чибэр дэ унган да хатын -кыз !Исеме генэ узгэртелгэн .
    Күз яшьләрең булып мин тамам...
  • 6 август 2020 - 15:36
    Без имени
    Сабак алмаган бу хатын
    «Тасма теленә ышанып, аферистка 400 мең акча бирдем»
  • 6 август 2020 - 19:21
    Без имени
    Йозлэтэ чыгар ул аферисттан-узе генж тугел-7 буынына кадэр тошэр лэгьнэте!
    «Тасма теленә ышанып, аферистка 400 мең акча бирдем»
  • 6 август 2020 - 00:58
    Без имени
    Исән - сау Илдар! Тырыша- тырмаша Рузалиясе белән яшәп ята. Сәламәтлеге алга таба түгел, алай да бирешми. Һәр көнгә сөенеп, Аллага шөкер дип яшиләр. Юмористик хикәяләре һәрдаим "Татарстан яшьләре" битендә дөнья күрә. Биш китабы чыкты, алтынчысының табадан төшкәнен көтәләр.
    Мәхәббәт сурәте
  • 5 август 2020 - 20:19
    Без имени
    Ачыктан ачык ирегезгэ эйтегез, без кем сон сина дип. Нармальный хатын яшь баласы булган килененэ булышыр иде, сездэ узем эзерлэп идем дип. Юбилей бит диеп. Э малае аркылы эш йортмэс иде. Или узегез кайнана бн ачыктан ачык сойлэшегез. Акылы булса анлар. Э болай тавыш тын булмагач, сезгэ ошый дип уйлый. Ир кеше ойдэ нэрсэ бар нэрсэ югын белми ул. Тавыш чыга дип тэ курыкмагыз, бер чыгада бетэ ул. Э бала бн берни эйтмичэ, ачуыгвзны эчкэ йотып кайтып китеп, доресен эйтергэ кирэк. Алар ял итэсе килгэндер дип кенэ уйларга может.
    Көйсез кайнана хикмәтләре
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...