Логотип
Белмәсәң бел

Казанда кая теләк телиләр?

азан – серләр белән тулы шәһәр. Соңгы елларда башкалага бик күп туристлар килеп соклануларын белдерә. Менә шул туристлар тарафыннан, төрле легендаларга нигезләнеп,  Казанда теләк тели торган махсус урыннар уйлап табылган икән! 

Казан – серләр белән тулы шәһәр. Соңгы елларда башкалага бик күп туристлар килеп соклануларын белдерә. Менә шул туристлар тарафыннан, төрле легендаларга нигезләнеп,  Казанда теләк тели торган махсус урыннар уйлап табылган икән! 

Сөембикә манарасы


Сөембикә ханбикә Иван Грозныйга кияүгә чыгарга теләмичә менә шушы манарадан сикергән дигән легенда яши, анда тетрәндергеч мәхәббәт тарихы сөйләнә. Башкала кунаклары манарага кул белән кагылып өч теләк теләргә ярата икән. Моның өчен махсус килүчеләр дә бар, ди!  


Гашыйклар аркасы

Бу арка «Черек күл» паркына урнашкан. Ул үзенчәлекле акустик эффектка ия. Арканың як-ягына басып, кешеләрнең шыпырт кына сөйләшкән тавышлары да ишетелә икән монда. Бу гашыйкларның яраткан урыны, монда егетләр еш кына йөргән кызларын алып килеп тәкъдим ясыйлар, ә кияү белән кәләш булгач, туй көнендә фотосессия оештыралар икән. Аркада сөйгән ярың белән озаклап басып торсаң, мөнәсәбәтләр җайлана, ныгый дигән гыйбарә яши.


Батыр һәм Шүрәле һәйкәле


Тукай әкиятендәге геройларны сурәтләгән бу һәйкәл Камал театры каршында әле берничә ел элек кенә барлыкка килде. Шүрәленең мөгезен сыйпаган һәркемнең кәефе яхшыра һәм бер елга җитәрлек бәхет килә дигән ышану бар. Туристлар, бигрәк тә шәһәргә килгән балалар Шүрәленең үзе белән танышырга монда килә икән. 


Екатерина II бакыр каретасы


Бауман урамына урнашкан бу карета – туристларның иң яраткан урыныдыр. Бик күпләр каретага утырып фотога төшәргә ашыга. Әмма каретаның тылсымы турында бик сирәкләр белә торгандыр: әгәр сез сәяхәт итәргә яратасыз икән, каретаның утыргычына утырып, күзләрне йомып сәяхәт итәргә теләгән илне күз алдына китерергә кирәк. Шәһәр халкы сәяхәт турындагы хыялларның чынга ашуы турында сөйли. Кабаттан килеп, теләк теләп китүчеләр дә бар, ди!


«Күз яшьләре» күпере


Болак аша салынган бу күпернең тарихы 1907 елга ук барып тоташа. Узган гасырда шәһәрнең ике өлешен тоташтырып торучы бердәнбер күпер булып саналган. Ул вакытта шәһәр казнасында акча булмагач, шәһәр мэры Лебедевка үз акчасына төзетергә туры килә бу күперне. Мэр күпергә дип биргән акчалары белән күз яшьләре аша саубуллаша. Күпернең исеме менә шушы тарих белән бәйле. Ә ышануларга килгәндә, тормышта мескенлеккә төшмәс өчен, көтелмәгән чыгымнар булмасын өчен, бу күперне кат-кат әйләнеп чыгарга  кушалар. 


Казан ханнары каберлеге


Бу тарихи каберлекләр Сөембикә манарасы янында урнашкан. Аны XV гасырның урталарында салынган мавзолей, дип шәрехли тарих белгечләре. Бу каберлекләр янында туристлар байлыкка ирешер өчен үзләренең финанс хәлен яхшырту турындагы теләкләре белән киләләр икән. 

Шәһәребездәге менә шундый тарихи урыннарның әле тагы «теләкләрне чынга ашыру» сәләте дә бар икәнен белә идегезме? Бәлки, әле без белеп бетермәгән тагын яңа урыннар белән таныштырырсыз?! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар