Логотип
Белмәсәң бел

Иң зыянлы 10 ризык

Азык-төлек индустриясе үсә барган саен, кибет киштәләрендә файдалы ризыкларны табу кыенлаша бара. Бүген без сезгә диетологлар тарафыннан иң зыянлы дип табылган азык-төлекләр исемлеген китерербез. 

Азык-төлек индустриясе үсә барган саен, кибет киштәләрендә файдалы ризыкларны табу кыенлаша бара. Бүген без сезгә диетологлар тарафыннан иң зыянлы дип табылган азык-төлекләр исемлеген китерербез. 

Бәрәңге
Беренче урында кыздырылган бәрәңге – фри тора. Бәрәңге болай да иң файдалы яшелчә төреннән саналмый, чөнки анда крахмал күп. Инде шушы крахмалны майда йөздереп кыздыргач, нинди көчле «калорияләр бомбасы» барлыкка килүен чамалыйсыздыр. Сәламәтлеккә зыяны ягыннан киптерелгән бәрәңге, ягъни чипсы да калышмый. Монда гаеп бер бәрәңгедә генә дә түгел. Чипсыны гадәттә он һәм крахмалга мөмкин булган төрле тәмнәр һәм күп күләмдә тоз кушып әзерлиләр.  Әлбәттә, бу тәмнәрнең күбесе химик юл белән табылган. 

Бургерлар һәм хот-доглар
Ите дә, яшелчәсе дә үзендә, ник зыянлы ризык булсын, дип аптырарсыз. Әгәр дә өйдә, үзегез әвәләгән котлеттан әзерләсәгез, мөгаен, аны бу исемлектән сызып та ташлап булыр иде. Ләкин «тиз туклану» индустриясендә кулланылучы мондый котлетлар авылда үстерелгән терлек итеннән түгел, ә зур производстволарда берничә ай эчендә күп күләмдәге үсеш гормоннары һәм антибиотиклар ярдәмендә  җитештерелгән терлектән алына. Болар янында бургердагы калорияләр һәм шуның аркасында кан тамырларына утыручы холестерин чүп кебек кенә булып кала. 

Колбасалар
Без иттән әзерләнгән дип ышанып ала торган колбасаларда чын ит ничә генә процентны тәшкил итә икән? Төп нигезен – май, тире, сеңер, терлекнең эчке әгъзалары һәм күп күләмдә соя, консервантлар, стабилизаторлар, куерткычлар, тоныкландыргычлар ише химия һәм коточкыч күп күләмдәге тоз тәшкил итә. 

Тиз әзерләнә торган токмач һәм стаканнардагы бәрәңге боламыгы
5 минут кайнар суга салып торуга – төшке аш әзер! Ә чынлыкта – күп күләмдә тоз, консервант, натрий глутоматы эретелгән шулпа инде бу. Көн дә болай сыйлана башласаң, ашказаны җәрәхәте, бавыр һәм бөерләрнең эшчәнлеге бозылу, хәтта аллергия башланасын көт тә тор! 

Майонез һәм кетчуп
Әлбәттә, өйдә ясалганы турында түгел сүз. Ә матур капларга тутырып, зур производстволарда җитештерелгәне турында әйтәбез. Трансмайлар, күп күләмдә шикәр, ясалма буяулар, консервантлар, стабилизаторлар – болар барысы да шикәр диабеты, атеросклерозга китерергә мөмкин булган матдәләр.

Суыра торган конфетлар
Төрле матур төстәге мондый конфетларны балалар бик ярата. Җете төстәге бу конфетлар – ясалма шикәр, куерткыч, стабилизатор, эмульгатор, азык буявы катнашмасы гына. Баланың организмына файдалы бер матдә дә юк анда. 

Баллы газировка
Газы чыгып беткәнче андагы шикәр күләме әле ул кадәр үк тоелмый. Сез бу суны газы чыгып беткәч эчеп карагыз, баллыгына шаккатачаксыз. Шикәрдән тыш монда кофеин, ортофосфор кислотасы (анысы организмнан кальцийны юдырып чыгара), углекислоталы газ (анысы исә бу зарарлы матдәләрне күзәнәкләргә тизрәк илтеп җиткерә) бар. Ә бит олы кеше өчен шикәрнең көндәлек максималь нормасы – 50 г. Шуннан да арттыру сәламәтлек өчен бик куркыныч. Бер литр кока-колада исә шикәр күләме 112 г. 
Попкорн
Бер карасаң, гап-гади кукурузның ни зыяны булырга мөмкин? Ул бит файдалы культура! Әйе, үзен генә кыздырсагыз, кукуруза организмга бернинди дә зыян китермәс. Ләкин попкорнны тәмләндерү өчен аңа күп күләмдә май, шикәр, тәм көчәйткеч, азык буявы һәм тоз кушылуын исәпкә алсаң, бавыр һәм бөерләрне кызганып еларга кала. Тозлы попкорнда тоз күләме хәтта чипсыдагыдан да артыграк. 
Алкоголь
Аның баш миенә, бавырга никадәр зыян китергәнен әйтеп тору да урынсыз. Алкогольне даими кулланучылар 10–15 елга кимрәк яши. Хәтта бик аз гына күләмдә кулланганда да ул витаминнарны үзләштерүне тоткарлый. Аракының бик югары калорияле булуын да истән чыгармаска кирәк. 1 грамм алкогольдә 7 ккал калория бар. Чагыштыру өчен: 1 г аксымда – 4 ккал.  
Майсызландырылган эремчек һәм йогуртлар
Инде болардан нинди зыян, дисезме? Фигурасын матур сакларга теләүчеләр мондый ризыкларны бик яратып куллана. Ләкин күп очракта алардагы майны шикәр яисә ясалма шикәр, крахмал алыштыра. Һәм пародокс килеп чыга:  ябыгыр өчен мондый ризыкларны күбрәк кулланган саен, ныграк тазарасың гына. 

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар