Логотип
Бакча

Иң яхшы ашламалар үз өебездә

​​​​​​​Бакча яратучыларның тәрәзә төпләрендә инде борыч, баклажаннары, чәчәк үсентеләре үсеп киләдер. Хәзер аларны ашлауның нәкъ вакыты. Без сезгә берничә төрле ашлама әзерләү ысулын тәкъдим итәбез.

Бакча яратучыларның тәрәзә төпләрендә инде борыч, баклажаннары, чәчәк үсентеләре үсеп киләдер. Хәзер аларны ашлауның нәкъ вакыты. Без сезгә берничә төрле ашлама әзерләү ысулын тәкъдим итәбез. Болар, бердән, табигый, икенчедән, барыбызның да өендә булган нәрсәләр, өченчедән, файдасы бар.

 

Суган кабыгы төнәтмәсе

Помидорларны ашлау өчен иң яхшы ашлама булып тора

5 литр суда 200 г суган кабыгын 3-4 тәүлек төнәтеп, сөзәбез. Килеп чыккан ашламаны үсемлекләргә сибәбез. Микроэлементлардан тыш, әлеге төнәтмә бик яхшы антисептик та.

Төнәтмәне башкача да ясарга була: 1 стакан суган кабыгына 2 стакан су салып, кайнатып чыгарабыз да, ике тәүлек төнәтеп, сөзәбез. Килеп чыккан төнәтмәгә 10 стакан су кушабыз. Әлеге ашламаны атнага бер сибәргә мөмкин.

Туфракта вак чебен күренсә, суган кабыгы төнәтмәсенә бераз сыек сабын кушарга була.

 

Бәрәңге пешкән су

Рассада яхшырак үссен өчен, атнага бер тапкыр бәрәңге пешкән су белән ашлап карагыз. Әмма суда тоз һәм башка тәмләткечләр булмаска тиеш. Бәрәңге урынына бәрәңге кабыгын пешергән су да ярый, әмма пешергәндә исе чыга. Бәрәңге пешкән суга бераз йод та кушып җибәрә аласыз.

 

Йомырка кабыгы

3 литр суга 3-4 йомырканың кабыгын салып, бер тәүлек төнәтәбез. Әлеге ашламада үсемлекләр өчен кирәкле микроэлементлар бар.

 

Чүпрә

Иң яхшы ашламаларның берсе, бер дә сынатканы булмады.

10 литр җылы суга 10 г коры чүпрә, 0,5 литр утын көле салып, җылы урында әчетәбез. Әчүе беткәч, 1:10 нисбәте белән сыеклап, үсемлекләргә сибәбез.

 

Утын көле

Үсемлекләр начар үссә, туфракның әчелеге күп дигән сүз. Утын көле туфракның әчелеген киметә, калийга баета. Ашлама ясау өчен: 2 литр суга 5 аш кашыгы утын көле кушып, 1 тәүлек төнәтәбез һәм үсемлекләргә сибәбез.

 

Йод

Үсемлекләр яхшырак үссен, туфрактагы чирләр кимесен өчен, 10 литр суга 100 тамчы йод тамызып сибәләр.

 

 

Теги: Бакча Бакчачылык киңәш-табыш файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар