Логотип
Белмәсәң бел

Иң көчле хатын-кызлар (гороскоп)

Йолдызлык буенча иң көчле хатын-кызларны барлыйбыз. Физик көч турында сүз бармый, рух ныклыгы турында...


Кучкар
Кучкарның көче энергетикада. Менталь һәм психологик яктан бик көчле, шуңа күрә шелтәләр янаулар, ультиматумнар белән сындырып булмый. Алар шулкадәр көчле ки, ирләрен гафу итә, үзләрен  икенче планга күчерә алалар.
Гаиләсез Кучкарлар ир-атларны мөстәкыйль рәвештә үзләре сайлый. Аларга киңәшләр һәм читләрнең вәгазе кирәкми. Үзләрен әллә кемгә дә куймыйлар, мөнәсәбәтләрдән баш тарталар икән, димәк, ир-атны яратмыйлар һәм аның белән киләчәкне күрмиләр. Бик зирәк хатыннар. Гаиләләрен, үз мәнфәгатьләрен бәяли беләләр. Мәхәббәттә дә, финанс яктан да берьюлы уңышка ирешә алалар.


Сөмбелә
Сөмбелә йолдызлыгында туганнар иң көчле хатын-кызлар. Дөрес,  башкаларныкы кебек үк, бик күп кимчелекләре бар. Көчләре – үз кагыйдәләре белән яши белүендә. Башкаларга караганда, ялгызлыктан курыкмыйлар, аны үз максатларында куллана беләләр. Кул кушырып утырмыйлар,  уңышсызлык очрый икән, аны тиз генә төзәтергә тырышалар, йә аның да уңай ягын табабалар.
Сөмбеләләр теләсә нинди күңелсезлеккә күнегә ала. Аларга ир-ат ярдәме һәм игътибар кирәкми. Күп ирләр моны сизә, шуңа күрә Сөмбелә йолдызлыгында туган хатын-кызлар белән аралашудан курка.


Чаян
Сезгә зирәк киңәшләр кирәк икән, Чаян йолдызлыгында туган хатын-кызлар янына барыгыз. Алар шуның кадәр күп белә, хәтта бу хакта кайвакыт үзләре дә аңлап бетерә алмый. Моннан кала, Чаяннарда интуиция бик көчле. Хатын-кызларда алтынчы тоем бар, диләр. Чаяннарда бу бар йолдызлыкта туучыларга караганда да көчлерәк. 
Аларның күбесе теләсә нинди ир-атның башын әйләндерә ала. Ир-атны яулау өчен аларга сөйләргә дә кирәкми  – күз карашы гына да җитә. 


Кәҗәмөгез
Бу йолдызлыкта туган хатын-кызларның көче – максатларына ирешә белүдә. Аларның бу сыйфатына хәтта ир-атлар көнләшә. Үз амбицияләрен тормышка ашырыр өчен, бик сирәк ярдәм сорыйлар. Бик мөстәкыйльләр. Кулларыннан килмәгән эш юк, шуңа күрә алардан һәрвакыт нидер өйрәнергә була. 
Үзләре һәм якыннарының тормышлары өчен  зур җаваплылык сизә. Алар – үрнәк. Дипломатлар, тормышның бар өлкәсендә дә бөтен детальләргә игътибарлы. Бердәнбер минуслары – тормышларына яңа кешене бик авыр кертәләр. Моны минус дип атап булса...


Сукояр 
Сукояр хатын-кызларда чибәрлек һәм нәфислек астына яшеренгән ирләр холкы. Шуңа күрәдер дә бик еш нәкъ менә ир-ат дусларга өстенлек бирәләр. Бик көчле энергетика һәм рух ныклыгына ия. 
Тормышны бик яраталар, шуңа күрә нинди генә уңышсызлык килеп чыкса да, сыгылмый алга баралар. Оптимистлар. Аларда харизма һәм мөлаемлылык көчле.

 

Һәрбер хатын-кыз үзенчә көчле. Шуңа күрә башка йолдызлыкта туган хатын-кызларны да онытырга ярамый.
Үгезбозаулар һәм Арысланнар, мәсәлән, әйләнә-тирәдәгеләргә сыгылмыйлар. Стресска бирешми торган хатыннар. Арысланнар проблемалар белән эчтән көрәшсә, Үгезбозаулар аны теләсә нинди алым белән бик тиз хәл итә.


Игезәкләр эчке матурлыклары белән Чаяннарга охшаганрак. Бөтен йолдызлык билгесенең уңай сыйфатларын җыйганнар, әмма тискәре сыйфатларын да алганнар. Шуңа күрә иң көчлеләр рәтеннән төшеп калалар.


Кыслалар – иң тугры хатынннар. Аларның көче – гаиләдә рәхәт атмосфера тудыра, якыннарына мәхәббәт һәм җылылык бүләк итә белүләрендә. Алар дөньядагы иң яхшы әниләр. Әмма икенче яртыларын табуда гына авырлыклар килеп туа. 


Үлчәүләр чибәр, ир-атларны бик тиз үзләренә караталар. Алар матур итеп сөйләшә беләләр. Бу  аларга төрле авыр хәлләрдән чыгарга ярдәм итә.
Укчы – ирек яратучы билге. Бернинди ярдәмсез генә  үзләре өчен иң-иң яхшыны гына таба ала. Алар бик мөстәкыйль ханымнар. 


Балыкларның да мактанырлык яклары бар. Иң хисчән йолдызлык.Теләсә кемнең яхшы якларын табып, аны бәяли беләләр. Алар дипломатлар, акыллылар һәм тапкырлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сөмбелә дигән йолдызлыкны ишеткәнем юк бит әле

    • аватар Без имени

      0

      0

      Укчылар юк☹️

      Хәзер укыйлар