Логотип
Белмәсәң бел

Грипп һәм ОРЗдан балан булыша

Баланнан берничә төрле гади генә эчемлек тәкъдим итәбез, үзегезгә ошаганын сайлап алыгыз.

Күпләр баланны кан басымын төшерү чарасы буларак кына белә. Аның файдалы үзлекләре бу гына түгел, ул – кан тамырларын чистарта, йөрәкне һәм тамырларны ныгыта, ашказаны һәм эчәкләрнең эшчәнлеген көйли һәм, иң мөһиме: ул организмның гриппка, вирусларга, бактерияләргә каршы торучанлыгын арттыра. Ә бүгенге көндә бу бик тә актуаль.

Баланнан берничә төрле гади генә эчемлек тәкъдим итәбез, үзегезгә ошаганын сайлап алыгыз.

 

Витаминлы коктейль

Бер үк күләмдә издерелгән балан, бал һәм иттарткычтан чыгарылган лимонны кушып болгатыгыз. Шуңа вак угычтан уылган кечкенә генә имбир кисәге өстәгез. Әлеге катнашманы пыяла банкага салып, 1 атна салкынча урында төнәтегез аннары суыткычка алып куегыз. Ашар алдыннан көненә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы кулланыгыз.

 

Файдалы сок

Баланны изеп, согын сыгыгыз һәм шуңа бергә-бер нисбәтендә бал кушыгыз. Файдалы сокны ашар алдыннан көнгә 3 тапкыр бер аш кашыгы күләмендә кулланырга кирәк.

 

Имбирлы эчемлек

Бармак башы кадәрле имбир кисәген  чистартып, 200 г кайнап торган суда төнәтәбез. Су суынгач, 200 г балан согы кушабыз, тәменчә бал өстибез. Көнгә чирек стакан куллану иммунитетны күтәрергә булыша.

 

Балан морсы

2 стакан баланга 3 литр кайнар су агызабыз һәм 3-4 сәгать төнәтәбез. Аннары сөзеп, тәменчә бал өстибез. Әлеге морсны көнгә берәр стакан күләмендә эчәргә мөмкин. Иммунитетны күтәрә, организмны витаминнарга баета.

 

Баланны кемнәргә артык күп кулланырга ярамый:

кан басымы түбән кешеләргә,

аллергия булганда,

тромбофлебит күзәтелгәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар