Логотип
Белмәсәң бел

Глютен! Ул нигә ярамый?

Глютенсыз диета – бүген иң популяр ашау алымы. Чынлап та глютен баш авыртуга йә эчәклекләрнең дөрес эшләмәвенә сәбәпчеме?


Глютенсыз диета – бүген иң популяр ашау алымы. Чынлап та глютен баш авыртуга йә эчәклекләрнең дөрес эшләмәвенә сәбәпчеме? 


Глютен
Глютен дигән модалы сүз нәрсә соң ул? Ул – җилемсә, ягъни ашлык бөртегендә була торган аксым матдәсе. Өйдә ипи пешерүчеләр белә инде, җилемсәсе күп булган оннан ипи уңа. Глютен бодай, арыш, арпада күп. 
Җилемсәнең исеменә җисеме туры килә. Ул ябышучан, төрле ингредиентларны «дуслаштыра» ала, шуңа камыр да сузылучан була. Аңлавыбызча, глютен гадәти үсемлек аксымы. 


Целиакия
Нәселдән бирелә торган целиакия дигән авыру бар. Ул да организм глютенны кабул итмәү аркасында килеп чыга.  Аннан җәфаланучыларга да үсемлек аксымы куллану ярамый.
Целиакия — аутоиммунлы авыру, глютенлы ризык ашаганда лейкоцитлар нәзек эчәкнең лайлалы тышчасын һөҗүм итә башлый. Бу эчәктәге төкләр зарарлануга китерергә мөмкин. Ә бу төкләр ашкайнату системасында мөһим роль уйный – ашаган ризыкны эшкәртергә ярдәм итә. 
Әмма организмның глютенны кабул итмәвен целикалия авыруы белән генә бәйләп карамаган экспертлар да бар. Күп табиблар, глютенга реакцияне гадәти аллергия дип саный. Ул эчәклектә газлар барлыкка китерә, авырттыра, хәтта тән тиресе чабырып чыга. Мондый диагнозны гадәттә клиник тестлар целиакия авыруын расламаганда, әмма глютен ашаганнан соң, организмында реакция барлыкка килгән кешеләргә куялар. 


Организмның глютенга сизүчәнлек бигеләре:
Эч күбү
Алҗу
Буыннар авырту
Баш авырту
Зиһен чуалу
Тире ялкынсыну


Глютен кабул итмәүне ничек ачыкларга?
Күп кешеләр әлеге проблема белән табиб сукмагын таптап йөрми. Кайберләре авыру билгеләре барлыкка килгәч кенә мөрәҗәгать итә. Организмның глютенны кабул итү-итмәвен ачыклар өчен иң элек целиакия авыруы бармы-юкмы икәнен тикшереп карарга кирәк. Моны гадәттә кан анализлары аша беләләр, нәзек эчәклекне эндоскопия белән карарга да мөмкиннәр. 


Ничек дәваланалар? 
Бердәнбер алым – глютенсыз диета. Аны никадәр катгый тоту сораулар тудыра тудыруын. Кайбер табиблар, глютен булган продуктларны әледән-әле генә ашамаска кирәк дип саный, икенчеләре бу ризыкларны ашауны катгый тыя. Катгый диета тоту бик авыр. Әлбәттә, иң элек ипи ашамаска. Монысын барыбыз да белә инде. Әмма глютен соуслар, туңдырма, яшелчә пюресы, десертларда да була ала. Аны куерткыч сыйфатында кулланалар. Шуңа күрә ингредиентлар составын яхшылап укырга кирәк. 


Организм глютенны кабул итсә дә, глютенсыз диета тотучылар, моны юкка эшли. Әлеге рационның организмга өстәмә файдасы булу турындагы расланган мәгълүматлар юк. 


Хәзер глютенсыз диета сәламәт яшәү рәвеше алып барганннар арасында бик популяр. Әмма һәр чикләүнең аңлатмасы булырга тиешлеген онытмаска кирәк. Әгәр дә организмыгыз глютенны кабул итә икән, нигә мөһим булган азык төркеменнән үзеңне мәхрүм итәргә һәм артык акча түгәргә?! Әгәр дә инде глютенлы ризык ашагач эчәклекләрдә авыр халәт туса, иң элек табибка барып, анализлар биреп карагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар