Логотип
Белмәсәң бел

Файдасыннан бигрәк – зыяны! 

(5 җиләк-җимеш һәм яшелчәнең зыяны турында) 

(5 җиләк-җимеш һәм яшелчәнең зыяны турында) 

Яшелчәләр, җиләк-җимеш сәламәтлек өчен файдалы дисәк тә... Кайберләрен ашый башлаганчы, уйланырсың да... 

 

Яшел бәрәңге 

Кайчак бәрәңге кабыгы яшелләнгән була, игътибар иткәнегез бармы? Яшел төс – яшелчәдә токсиннар бар дигән сүз. Ул соланин дигән токсин. Андый бәрәгене ашап, агулануың бар. Организмда төрле ялкынсынулар да килеп чыгарга мөмкин. 

 

Алма 

Кибет алмалары турында сүз бара. Ул алмалар табигый булмаганча ялтырап тора. Кыяфәте белән җәлеп итсен өчен балавыз сылыйлар икән аларга. Өстәвенә, үскәндә бөҗәкләрдән саклау өчен күп күләмдә пестицидлар белән дә эшкәртәләр әле. Бу химикатлар кабыкта кала. Шуңа күрә кабыгын әрчеп ашарга  кирәк. 

 

Виноград 

Анда файдалы матдәләр бик күп. Ләкин кайбер нюанслар да бар. Әйтик, виноградны башка продуктлар белән бутап ашарга ярамый: эчәкләрдә күперү башлана. Аннары виноградта шикәр күп, ул исә фигурага тискәре йогынты ясый. Шулай ук химикатлар белән эшкәртелә. Пестицидлар җимешнең тышчасында сакланып кала. 

 

Фасоль 

Фасоль – киң таралган кузаклы культура. Ул – вегетарианнар һәм дөрес туклануга күчкән кешеләр ризыгы. Анда күп күләмдә үсемлек аксымы, организм өчен кирәкле витаминнар, микроэлементлар бар. Шул ук вакытта яхшы клетчатка чыганагы. Канда шикәр күтәрелүдән саклый. Ләкин... фасольдә фазин дигән агулы матдә бар. Термик эшкәртүдән соң ул юкка чыга. Әмма чи фасоль ашап агулануың ихтимал. 

 

Баклажан 

Баклажанда да бәрәңгедәге кебек соланин дигән агулы матдә бар. Яшелчәнең өлгерүенә карап, аның концентрациясе дә арта. Артык өлгергән баклажаннар ашап та агуланырга мөмкин. Кыздырганда, майны губка сыман үзенә сеңдереп, калорийны бермә-бер арттыра. Ябыгырга теләүчеләр өчен түгел һәрхәлдә.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар