Логотип
Белмәсәң бел

Эссе һава торышы килә. Ничек сакланырга?

Синоптиклар тиздән республикага бик каты эсселәр килә дип белдерә. Якынча фаразлар буенча, 3 һәм 4 июльдә салкын һава торышыннан соң, температура сизелерлек күтәреләчәк, + 30, +31 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлыйлар.


Синоптиклар тиздән республикага бик каты эсселәр килә дип белдерә. Якынча фаразлар буенча, 3 һәм 4 июльдә салкын һава торышыннан соң, температура сизелерлек күтәреләчәк, + 30, +31 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлыйлар.
Әле кызу, әле салкын, табигатьнең кәефен аңлап бетерәм димә. Җиләс көннәрдә җылы киемнәребезне алып киябез, ә менә кинәт килгән эсселәрдә үзеңә ничек ярдәм итәргә?

Безнең киңәшләрне укыгыз:


Кызу көннәрдә авыр физик эш эшләмәскә тырышыгыз. Бигрәк тә югары кан басымы белән интеккәндә сак булырга кирәк.
Кондиционер салкынына да алданмагыз. Иң әйбәте, суыткычта пластик шешәдә су катырып, аннан шуны алып үз җаена эретергә куйсагыз – бүлмәгә саф һәм салкынча һава таралыр.


Аз-азлап чиста су эчәргә тырышыгыз. Суның күп өлешен төшкә кадәр эчәргә кирәк, кичке якта организмда сыеклык туплана бара, бөерләргә авырлык килергә мөмкин. Җылымса су, яшел чәй, төрле үлән төнәтмәләре эчү дә бик файдалы булыр.


Кызу көннәрдә җиңелчә ризыклар белән тукланырга киңәш итә белгечләр. Рационга сөт ризыклары, балык, җиләк-җимеш, яшелчә кертергә була. Тозны мөмкин кадәр азрак кулланырга, ди белгечләр. Камыр ризыкларына чик куеп торсагыз да әйбәт.


Аксыл төстәге, табигый тукымадан тегелгән киемнәр сайларга тырышыгыз. Кояштан сакланыр өчен баш киемнәре алырга да онытмагыз!


Кызу һава бит тиресе өчен дә төрле уңайсызлыклар тудыра. Мөмкин кадәр азрак бизәнергә тырышыгыз, кызлар. Битне салкынча су, ромашка төнәтмәсе белән сафландырып торырга кирәк. Иртән суыткычка лимон согы, төрле үлән төнәтмәләре кушылган боз шакмаклары катырырга куеп, кич шул шакмаклар белән битне чистарту да файдалы. 
Бит тиресен кояш нурларыннан саклый торган махсус кремнар турында да онытмыйк!


Кояш нурлары чәчләребезгә начар тәэсир итә икәнен дә белеп торырга кирәк. Зонт яки баш киеме һәрвакыт үзебез белән булырга тиеш!
Кызу көннәрдә йоклап китү дә авыр була. Мондый вакытта кояш белән ятып, кояш белән уянырга киңәш итәләр. Һәркем болай эшли алмый, әлбәттә. Иң мөһиме – йокларга ятар алдыннан күп ашамагыз һәм бер стаканнан артык су эчмәгез!
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар