Логотип
Белмәсәң бел

Эс-се-е!!! Кая качарга?

Һай, кыздыра! Эссе көннәр тәмам хәлдән тайдыра!.. Ничек, кая кереп качарга? 

 

Һай, кыздыра! Эссе көннәр тәмам хәлдән тайдыра!.. Ничек, кая кереп качарга? 

Тукта, әнә кайгыртучан классташларым ватсапта киңәшләрен дә язган инде. Гөлфинур җибәргәннәр бигрәк кызык тоелды. Сез дә укып карагыз әле. 

«Бу постны җәйге челләдә гел урнаштырам. Челләне авыр кабул итүчеләргә булышыр дип өметләнәм. Ул бер дә кыен түгел. 92 яшькәчә яшәгән әбием өйрәтте аны. Шактый гомерен ул термометр +45, +50 градус күрсәткән урыннарда үткәргән. 

Беренчедән, салкын су эчмәгез. Ул сусауны басмый, 5 минуттан, үзе белән тозларны да алып, тир белән чыгып бетә. Чәй яки баллы булмаган квас эчегез. Баллы газировкаларны күбрәк эчкән саен эчәсе килү арта гына. 

Эсседә өйдән чыксагыз, кискен хәрәкәтләр ясамагыз. Һәрвакыт урамның күләгәле ягыннан салмак кына атлагыз. 

Айс-ти, ягъни салкын чәй – бик яхшы. 1 литр яшел чәйне куе итмичә генә пешерәсең. Ул суынгач, аңа бераз бал, лимон, мята саласың. Боз кушып эчәргә кирәк. Тәмле дә, файдалы да. 

«Антишарф» яки «япон кондиционеры» турында ишеткәнегез бармы? Япон гравюраларында, япон фильмнарында муеннарына ак косынка бәйләгән кешеләрне күреп була. Гениаль чара бу! Чиста ак яулыкны салкын суда чылатасың һәм муенга бәйлисең. Яулык кибүгә, аны кабат суга манып аласың. Бер-ике минуттан шундук җиңеләйтеп җибәрә. 

Тагын бер мөһим әйбер. Кызу көнне кая да булса барсагыз, йөреп кайткач үкчәләрне һәм тубыкларны салкын суда юыгыз – аларда бик күп биологик актив нокталар бар. Рәхәт тә, файдалы да булачак. 

Җай тапсагыз, йокыны икегә бүлегез. Эссе вакытта үзегезгә сиеста оештырып, черем итеп алыгыз. Төшке аштан соң бераз йоклап алу инсульттан саклый, игътибарны көчәйтә, кәефне күтәрә – организм ял итә шулай. Испания, Италия, Греция, Кипрларда бу вакытта кибетләр, кафелар да ял итә хәтта. 

Менә шуларны үтәргә иренмәсәгез, җәй әкият кебек тоелыр». 

Әйдәгез, без дә сынап карыйк әле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар