Логотип
Белмәсәң бел

Егетләрне котларга сез әзерме яки 23 февральдә нәрсә бүләк итмәскә?

Ватанны яклаучылар көне көчле затлар өчен зур бәйрәм инде ул.

Ватанны яклаучылар көне көчле затлар өчен зур бәйрәм инде ул. Армиядә хезмәт иткәнме, юкмы - анысы мөһим түгел. 23 февраль безнең илдә Бөтенроссия ирләр көне итеп кабул ителгән инде. Һәм алар бу бәйрәмне, үзләренә күрсәтелгән игътибарны кечкенәдән үк көтә икән! Шунысы да бар: һәр ир кеше кирәксез әйбергә караганда берәр файдалы бүләкне кулай күрә икән! Әллә шуңа, күпчелек хатын-кызлар гел менә носки, йә кырынганда биткә сөртә торган күбекле крем, йә парфюм күтәреп кайтырга күнегеп беткән. Кызык түгел болай! Шәхси гигиена әйберләре, сабын, кулъяулык ише вак-төяк, бер кирәксез сувенирлар туйдырды инде. Киемне размерын, стилен белеп алырга кирәк. Одеколон, хушбуйларны үзең белгән бик якын кешеңә генә бүләк итеп була...
Иң яхшысы – адресатыңа туры килерлек бүләк сайларга кирәк – позитив реакциясе шундук күренсен! Өлкән яшьтәгеләргә гади һәм нейтраль бүләкләр әйбәт булыр. Урта яшьтәгеләр өчен классик бүләкләргә тукталыгыз. Яшьләр оригиналь презентлар ярата. Бүләкне хаки төсендәге кәгазьгә матурлап төреп яки махсус пакетка салып тапшырсаң, ул бәйрәм кәефе өстәр! Матур котлау сүзләрен дә уйлап куегыз.
Егетләрегезне сөендерергә теләсәгез, менә бу бүләкләрне сайларга була:
1. Фотопазл
2. Ачкычлар өчен брелок
3. Телефон чехолы
4. Автомобиль салоны өсен мендәр
5. Noerden MINIMI дигән акыллы үлчәү приборы. Авырлыкны гына түгел, төп биометрик күрсәткечләрне дә күрсәтә.
6. Колакчалар (наушниклар)
7. Һәрчак формада булыр өчен эспандер
8.  Барбекю наборы
9. Яраткан авторларының китаплары
10. Спорт сумкасы
11. Триммер
12. Исеме язылган кашык йә кружка
13. Күн каеш
14. Документлар өчен холдер
15. Флешка
16. Өстәл календаре
17. Мунча наборы, анда файдалы эфир майлары да булса ярый
18. Термос
19. Исемле органайзер
20. Видеорегистратор
Хәер, сезнең фантазия тагын да кызыклырак, файдалырак, үзенчәлеклерәк бүләкләр табарга булышкандыр әле. Ирләр кыйммәтле бүләкләр көтми сездән. Иң мөһиме - игътибар һәм кайгыртуыгыз чагылсын!
Иртәгә 23 нче февраль!..

Эльмира Закирова әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар