Логотип
Белмәсәң бел

Егетеңнең галстугына кара!

Ир-атның нинди галстук яратуына карап, аның холкын ачыкларга була икән. Тикшереп карыйбызмы?

Немец психологы Конрад Шпрай шундый күзәтү үткәргән: ул ир-атның холкын, тормышка карашын аның нинди галстук бәйләвенә карап ачыклаган. Мондый күзәтүне заманында француз психологлары да уздырган булган. 

Борчаклы яки чуар галстук бәйләүче ирләр ару-талуны белмәс, бик максатчан булалар икән. Алар дан-шөһрәт ярата, һөнәри өлкәдә күпкә ирешә. Бер урында артык озак эшләргә яратмыйлар, ләкин үз урынын шушында дип тапса, бу эшеннән китми. Мондый ирләр шәхси өлкәдә дә үзләрен шулайрак тота: әгәр дә ул хыялындагы хатын-кызны очраттым дип саный икән, гомер буе аңа гына тугрылык саклый. 

Эре  һәм сирәк борчаклы галстук тагарга яратучы ирләр бик аралашучан, алар үзләренә игътибар иткәнне көтә. Ә вак борчаклыны сайлаучылар исә гадел хезмәткәрләр. Борчаклар куе төшерелгән галстук тагучылар, киресенчә, күп сөйләшергә яратмый, үз эчләренә бикләнгән булалар. 

Буй-буй бизәкле галстукка өстенлек бирүчеләр үтә дә итагатьле, тугры, ышанычлы һәм кайгыртучан кешеләр. Гаиләсенә күбрәк игътибар бирсә, ул идеаль гаилә башлыгы була алыр иде. Ләкин мондый ирләргә беренче урында эш тора. Юкка гынамыни юл-юл бизәкле галстук уңышка ирешүче бизнесменның төп атрибуты санала. 

Чәчәкле галстук киючеләр – чын романтик. Ул миһербанлы һәм хисле. Мондый ирләр хатын-кызларның ышанычын тиз яулый белә, мөнәсәбәтләргә җитди карый. Чәчәкле галстук сайлаучылар еш кына иҗат кешеләре булып чыга яки иҗатны үзенең хоббие дип саный. Алар гармониягә омтылучылар, тик күбесенчә тормышка алсу күзлек аша карыйлар, тормышның җитешсез якларына күз йома беләләр. Мондый ир-егетләргә аягында нык басып тора торган хатын-кыз кирәк. 

Орнаментлы галстук (вак фигуралар, вак шакмак яки элегант бизәкле) тагучы ирләр ышанычлы, эшлекле партнерлар. Аңа ышанырга мөмкин. Ул кунакчыл, юмор хисенә ия һәм фантазиягә бай. Беркайчан да контрольне югалтмый, сез аннан, мөгаен, тупас сүзләрне һич ишетмәссез. Ләкин мондый ир-атлар белән хатын-кызга җиңел түгел, ул пошынмый, теләсә кайсы хәлне тиз генә шаяруга борып җибәрәчәк. 

Рәсемсез, кара яки көлсу төстәге галстук тагарга яратучы ирләр тормышта да төссез була икән. Болар артык педант, бөтен җирдә төгәл тәртип булганын, һәркемнең кагыйдәләргә буйсынганын таләп итәләр. Һәрнәрсәдә үтә дә «дөрес» булырга омтылалар, шушы сыйфатлары өчен хатын-кызлар мондый ир-аттан качу ягын карый. 

Ачык, җете төстәге рәсемсез галстукны гадәттә зәвыгы начар ирләр сайлый.  Бертөсле генә рәсемсез күлмәк өстендә мондый галстук зур бер тап булып күренә. Шулай да, галстукның нинди төстә булуы ир-ат турында күпне сөйли ала. Әйтик, зәңгәр төстәгесе – хуҗасының аралашучан һәм ышанычлы булуын, кызыл-сары төс – ир-атның югары амбицияләрен, властька омтылуын, караңгы кызыл төс – үз-үзенә ышануны, ачык яшелне үзен артык югары бәяләүчеләр һәм башкаларга бик таләпчәннәр тага. 
 фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар