Логотип
Белмәсәң бел

Дус-ахирәтләрне 10 билге буенча ачыклыйбыз

Хатын-кызлар арасында дуслык булмый диләр. Синең һәр уңышыңны үзенеке кебек кабул итеп сөенә белгән, борчуың өчен синнән артык кайгырган, синнән беркайчан көнләшмәгән ахирәтне табу җиңел түгел, әлбәттә.

Хатын-кызлар арасында дуслык булмый диләр. 
Синең һәр уңышыңны үзенеке кебек кабул итеп сөенә белгән, борчуың өчен синнән артык кайгырган, синнән беркайчан көнләшмәгән ахирәтне табу җиңел түгел, әлбәттә. Әмма андыйлар бар! Һәрхәлдә, минем үземнең андый якын дус кызым бар. Без студент елларында ук танышып дуслашкан идек. Һаман да бергә менә... 
Рәхәт ул андый кешең булу. 
Хәтта бәхет дияр идем! 
Бу 10 билгене карап чыктым – безгә барысы да туры килә.
Ә сезнең андый якын кешеләрегез бармы? 

1. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер
«Син миңа шундый кирәк!» – дип әйтәсең икән, ярты сәгатьтән ул инде янәшәңдә була. «Нәрсәгә?» – дигән сорауны биреп тә тормый. 

2.    Ул һәрчак иң кирәкле киңәшне бирә
Ахирәт дип әйтерлек дус кызың синең өчен иң яхшы психологларны, диетологларны, фитнес-инструкторларны, стилистларны... тагын әллә кемнәрне алыштыра.  Ул син эзләгән әйбернең кайда сатылганын, нинди фильм синең кәефне күтәргәннен, гомумән, сиңа ни кирәген синең үзеңнән дә яхшырак белә.

3. Ул сиңа беркайчан иртәгәсен үкенерлек карарны кабул итәргә киңәш бирмәячәк 
Элек очрашып йөргән кешеңә төн уртасында смс җибәрүдән сине кем туктатып калачак? Әлбәттә, ул! 

4. Иң ямьсез чыккан фотоңны син бары тик аңа гына күрсәтә аласың
Һәм сез икәү бергә рәхәтләнеп көләчәксез.

5. Син аңа үзеңә ышанган кебек ышана алсың
Үзеңнең күңелеңә охшаган кеше турында нидер белешүне син бары тик аннан гына сорый аласың. Ул моны Шерлок Холмстан да ким башкармаячак. Һәм аның хакында нидер ачыклый икән, бу сезнең икегез арасында сер булып калачак.

6.    Сезне берүк нәрсәләр кызыксындыра
Икегез дә яхшы китаплар яратасыз, сәяхәт дип үлеп китәсез. Берүк фильмнар карыйсыз... Дәвам итегез – һәркемнең үз исемлеге. 

7. Сезгә берүк нәрсәләр кызык
Сезнең нәрсәдән көлгәнне башкалар кайчак аңламаска да мөмкин, әмма сезнең икегезгә шундый күңелле. 

8. Сезнең тормышка карашларыгыз берүк төрле
Әгәр ул мода өлкәсендәге бөтен соңгы яңалыклардан хәбәрдар һәм мода белән бергә атлый, ә сез атналар буе салмыйча гел бер джинсадан гына йөрергә яратасыз икән, гел дус булып калуыгыз икеләндерә шул. 

9. Сез берүк вакытта берүк диетаны тотасыз
Диета тоту кебек авыр эштә дуслар ярдәменнән башка буламы? Әгәр ул, чыннан да, ахирәт дустың икән, икеләнмичә дә сиңа иптәшкә булса да диетага утырачак. Сине гел күзәтеп, тикшереп торачак әле: артык калорий ашап куймадыңмы, режимны бозмадыңмы?

10. Ул һәрвакыт турысын әйтәчәк
Сиңа азрак ябыгырга кирәк икәнен, бу ал төснең сиңа бөтенләй килешмәвен ахирәт дустың әйтмичә тагын кем әйтсен инде сиңа? Калганнар бит сине  үпкәләтмәскә тырышачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Андый бэхет бар кешегэдэ бирелми ул.Минем шундый дустым бар аллагашокер 🙏

    Хәзер укыйлар