Логотип
Белмәсәң бел

Диңгезгә бармый ничек яшәргә?

Бу вакыттамы, бу вакытта инде күпләрнең чемоданнары тутырылган, сәяхәткә билетлар алынган, «кайнар» планнар төзелгән була иде.

Бу вакыттамы, бу вакытта инде күпләрнең чемоданнары тутырылган, сәяхәткә билетлар алынган, «кайнар» планнар төзелгән була иде. Җәй һәм диңгез – икесе бер хыял киңлегендә тибрәлә, кайнар ком, яңа танышулар, рәхәт ял... Әмма пандемия безнең планнар белән санлашып тормады. 
Социаль челтәрләрдә үзебезнең журнал укучылары белән аралашып чыктым әле. Җәй дә бит быел «башка төрле» булып килә. Укучыларыбыз җәйне ничек уздырырга уйлый икән?

Ирина (Сарман): Ял итәргә барырга путевканы ярты ел алдан алып куя идек. Быел да шулай иттек. Тормыш иптәшем белән Курил утрауларына барырга хыялланган идек. Путевка акчасын әлегә кире кайтармадылар, көтәбез. Чикләр ачылса, очарга яраса – җәйге сәяхәтебездән баш тартмыйбыз. Шактый акча түләп куйган идек, борчылдыра. Әлегә бакчада ял итәбез.

Люция (Апас): Беркайчан да ялга барганым булмады. Җәй – бакча чоры. Авылда сыер-бозауны кемгә калдырып китәсең?! Тиздән оныклар кайта, бакча җимешләре өлгерә. Каядыр барырга кызыкмыйм да, телевизордан гел куркыныч хәлләрне сөйләп кенә торалар. 

Эльмира (Тәтеш): Бу пандемия тизрәк тәмамлансын иде инде! Иң зур теләгем шул. Быел Төркиясез, шведча әзерләнгән өстәлләрдә ашамыйча да түзәрбез. Исән-сау гына булыйк.

Разия (Чаллы): Шәһәрдә яшәсәк тә, яллларда дачага ашыгабыз! Рәхәт! Отпускны җәйгә планлаштырдык. Өйдә булабыз. Балалар да каядыр чыгып китүебезгә каршы. Алдан планнар кормагач, күңел ашкынмый. Гаилә белән ешрак аралаша башладык, дачаны зурайтырга булдык.

Лилия (Әтнә): Эшем дә, холкым да шундый – миңа гел яңа җирләрдә булып, яңа кешеләр белән аралашып торырга кирәк. Нишләрмен бу җәйдә! Елга өч тапкыр чит илгә чыга идем. Бу җәйдә чикләр ачылганны, чит илләргә путевкалар сата башлаганны көтәм. Минем күңел диңгез ярында гына ял итә.

Рамил (Буа): Хатыным быел да диңгезгә барырга хыялланган иде. Май аенда ялга китәргә тиеш идек. Әлегә өйдә калдык, путевкагыз янмады, чикләр ачылганны көтегез, диделәр. Мин үзем балыкка йөрергә, су коенырга яратам. Җәй кызу килсен иде. Чит илгә чыгармасалар, ялны үзебездә оештырабыз.

Чыннан д,а бу җәйдә туган як иркендә ял итәргә туры килер, ахыры. Диңгез буйларына йөри-йөри үзебездәге табигать гүзәллегенә күз дә салмый башладык, дип чаң сугучылар бар. Диңгез ярларындамы, үзебездәме, иң мөһиме – күңелләр ял итсен, көч туплансын иде.


P. S. Ул арада яңа күңелле хәбәр килеп иреште: Яңа Зеландиядә коронавирус белән бәйле чикләрне бетергәннәр. Бу илдә хәзер дистанция тотмаска, җәмәгать урыннарында иркен итеп йөрергә була икән. Ил чигендә генә көчле контроль калачак.
 Сәяхәт яратучыларның урамында да бәйрәм булачак әле! Күңелләрне төшермик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар