Логотип
Белмәсәң бел

Cтресстан качып... 

Стресс, стресс аркасында килеп чыккан эмоцияләр гормоннар үзгәрү ул. Кайбер продуктларны куллану гормональ системага тәэсир итеп, без стресс кичерергә мәҗбүр. 

 

Стресс, стресс аркасында килеп чыккан эмоцияләр гормоннар үзгәрү ул. Кайбер продуктларны куллану гормональ системага тәэсир итеп, без стресс кичерергә мәҗбүр. 

Кофе – нерв системасын ярсыта, сәбәпсез курку тудыра. Кофеин кан басымын күтәрә, организмга ял итәргә ирек бирми. Кофены бөтенләй эчүдән туктау кирәкми. Сез болай да тонуста булсагыз, кофе белән мавыкмау хәерле. 

Баллы газлы су – шикәрнең удар дозасы аркасында энергия бирүче буларак билгеле. Аның составында кофеин бар. Әйе, углеводлар күп энергия бирә, ләкин ул вакытлыча гына. Аннары бушлык, күңел төшү күзәтелә башлый. Бу эчемлекләр шатлык гормоны серотонин күләмен төшерә, һаман саен өстәп торуны таләп итә. 

Алкоголь эчемлекләр – дулкынлану, ярсу тудыра. Эйфория бераздан талчыгу, хәл китү белән алышына. Кеше күңел төшенкелегенә бирелә, үз-үзендә казына башлый. Ә нерв системасы тартышу хәлендә эшләвен дәвам итә, яңа борчылулар өстәп тора. Төшенкелеккә бирелү күзәтелә, күңелгә хәвеф сала, хәтта депрессиягә үк китереп җиткерә. 

Каклаган ит ризыгы –  химик өстәлүләр, көчле тәмләткечләр аркасында тынычсызлык һәм стресс тудыра. Пешкән ит исә файдалы. Итне белгән кешеләрдән алыгыз, ягъни терлекләренә үсү гормоннары бирмәүчеләрдән. Чипсы, шоколадлар – консервантлар, сәламәтлек өчен зарарлы өстәмә тәмләткечләр белән тулы. Кәефне вакытлыча гына күтәргәндәй була да, 1-2 сәгатьтән тагын төшенкелек күзәтелә. 

Ак ипи – чын ипи белән бер уртаклыгы да юк. Ул шикәр кебек үк углеводлы продукт. Саруны кайната, ашказаны авырулары китереп чыгара, стресслар тудыра, артык килограммнар өсти. 

Стресслар булдырмас өчен 

В витаминнарына бай – миндаль, апельсин, банан, авокадо 

Магнийга бай – шпинат, чикләвек, кара шоколад 

Кальцийга бай  – миндаль, йогурт, брокколи, инжир 

С витаминына бай – апельсин, кара җиләк, лимон ашагыз. 

Д витамины кояшта йөрсәң арта. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар