Логотип
Белмәсәң бел

Безне бәхетсез иткән 7 гадәт

Бәхетле булу бары үз кулыбыздан тора. Кайбер гадәтләр безне бик бәхетсез итә. Алардан азат булырга кирәк.  Ниндиме? Укып карагыз.



Кеше тормышын тикшерү
Игътибар иткәнегез бар микән, менә шундый сөйләшүләрдән соң, әле тыңлап кына торсаң да, ниндидер бушлык барлыкка килә. Хәтта үзеңне начар хис итә башлыйсың. Бу кешеләрне ничек бар шулай кабул итә белмәүдән килә. Моннан үзеңне кабул итү дә аксаклый. Кешене начар итеп сөйләп, үз-үзеңне шәхес итеп дәлилләү негатив эмоцияләр генә бирә.


Көнчеллек
Шуның кадәр көнләшеп була ки, хәтта күралмау хисе барлыкка килә. Бу инде бик куркыныч. Кемнедер күралмау аңа түгел, үзеңә генә зыянлы. Көнчеллек белән күралмау юлдашлар икән, мондый кеше бәхетле була алмый инде ул.


Зарлану
Кайберәүләр жәлләтер өчен зарланудан бушамый. Әмма үз проблемаларыбызны һаман искә төшереп торабыз икән, димәк, гел шулар турында гына уйлап йөрибез. Ә бит тормышта матур мизгелләр эзләргә кирәк. Бар бит алар, бар! Зарланып йөреп, күрмибез генә. Башкалар күзендә мескен булып күренеп, бәхетле булып булмый ул. 


Үз фикереңне башкаларга тагу
Кеше башкаларның да үзе кебек уйлауларын теләп яши икән, димәк, аның өстен буласы килә. Моның аларга нәрсәгә кирәк икәне генә аңлашылмый. Гадәттә, андый гиперактив киңәшчеләрдән читтәрәк йөрергә тырышалар. Онытмагыз: киңәшне сораганда гына бирәләр. 


Үз фикеренеңне генә дөрес дип санау
Гадәттә, үзенең хаклыгында ышанып яшәгән кеше, иртәме-соңмы башындагы таҗын салдырган кешене очрата. Бу инде зур конфликт дигән сүз. Бер хәлгә төрлечә караган кеше бар. Үз фикеребез генә яшәргә тиеш дип уйлыйбыз икән, кешеләрдән читләшәбез дигән сүз.


Юктан да низаг чыгару
Низаг чыгару өчен сәбәп табарга да фантазия кирәк, әлбәттә. Башта сәбәп эзләп интегәсең, аннан соң тавыш чыгару өчен күпме энергия китә. Бу артык зур чыгымлы. Юктан да тавыш чыгару хәтта энергетик вампирларга да авыр. Ә сезгә ул кирәкме?


Яңалыкка өйрәнмәү
Уку – бәхетле дулкынны тоту өчен менә дигән инструмент, диләр психологлар. Нинди дә булса яңа шөгыль өйрәнү – яңа максат барлыкка килү дигән сүз. Ә максат бар икән, яшәргә җайлырак – мотивация бар. Тормыш та бары яхшы яктан гына кабул ителә. Яңалык ачу бит әле ул канәгатьлек хисе дә бирә. Нәрсәне булса да булдыра алганыңны аңлау рәхәт. Әгәр яңалык өйрәнмибез икән, үзебезне бу хисләрдән мәхрүм итәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар