Бакча витаминнарыннан маскалар

Бакчаларда җәйге уңыш өлгерә башлады. Кыяр, укроп, җиләк, чия... Бакча витаминнарын аш-су әзерләү өчен генә түгел, матурлык өчен дә кулланып була. Үзебездә үскән яшелчә, җиләк-җимештән бит тиресе өчен тукландыргыч маскалар ясарга киңәш итәбез.

ЧИЯ
Витаминнарга бай әлеге бакча җимешеннән бит тиресен яшәртә торган яхшы маска килеп чыга.
Кирәк: 6 данә чия, 1 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы бал, 1/5 банан.
Әзерләү: Чиянең төшен алып әйбәтләп изәбез, калган ингредиентларны кушып болгатабыз. Бит тиресе коры булганда каймакны зәйтүн мае белән алмаштырырга була.
Әлеге масканы биттә 20 минут тотабыз һәм җылы су белән юып төшерәбез. Бу масканы абрикос, слива һәм кура җиләге белән дә ясап була.

ҖИЛӘК
Җиләкле маска җыерчыклы, шәлперәйгән бит тиресе өчен файдалы булачак. 
Кирәк: 3-4 әйбәтләп өлгергән җиләк, 1/4 стакан кефир, диңгез тозы.
Әзерләү: Кефирга диңгез тозы өстибез, изелгән җиләкне кушабыз. Биткә сөртеп, талгын гына массажлыйбыз. 10 минуттан юабыз. Бит тиресе коры булганда тозны шикәр комы белән алыштырырга кирәк.

КЫЯР
Кыярда В группасы витаминнары күп. Дымландыра, тынычландыра, биттәге бетчә эзләрен бетерергә булыша. Кыяр белән скраб-маска ясыйлар.
Кирәк: 1 кыяр, 1 бал кашыгы манный ярмасы. 
Әзерләү: Кыярның кабыгын чистартабыз, угычтан уабыз, манный ярмасын кушып болгатабыз. 
Скраб-масканы массаж хәрәкәтләре белән биткә тидерәбез. 3 минут торганнан соң җылы су белән юабыз.

КӘБЕСТӘ
Кәбестә С витаминына бай. Тышкы яфракларына караганда эчке яфракларында витаминнар күбрәк. Кәбестәле масканы бит ялтырап, матураеп китсен өчен кулланалар.
Кирәк: 2 чәй кашыгы кәбестә согы, 2 чәй кашыгы он, 1 чәй кашыгы бал.
Әзерләү: Кәбестә согын он белән кушып, төерләр калмаслык итеп  болгатабыз. Бал өстибез. Артык куе чыкса, тагы бераз кәбестә согы өстәп җибәрәбез. 
Битне юып алабыз һәм сөлге белән сөртенмичә генә шушы масканы тидерәбез. 20 минут тотабыз һәм җылымса су белән юып төшерәбез.

БӘРӘҢГЕ
Кирәк: 1 яшь бәрәңге, 1 яшел алма, 1 йомырка, 1 чәй кашыгы кефир.
Әзерләү: Бәрәңгене кабыгы белән пешерәбез. Алманың кабыгын чистартабыз. Икесен дә вак угычтан уабыз. Йомырка һәм кефир кушабыз.
Бәрәңгеле масканы муенга һәм биткә тидереп 20-25 минут тотабыз.  Вакытыннан алда кибеп китмәсен өчен маска өстенә дымлы салфетка куеп торырга да була.
Матур булыйк, балкып торыйк! Табигать хәзинәләреннән дә куллана белик, кызлар!
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7936
    4
    108
  • Яңа йорт Әлфия йокысыннан уянуга, янында яткан иренең чигә чәчләренә саклык белән генә кагылды да, аны уятудан куркып, иреннәре
    9388
    5
    71
  • Син мине гафу ит Экраннарга «Зөләйха күзләрен ача» фильмы чыккач, күпләр андагы кайнана образын кабул итә алмады. Татар карчыклары андый усал булмаган, дигән фикерләр дә ишетелде. Бүген язарга теләгән вакыйгам – геройларымның исемнәре үзгәртелсә дә, тормыштан алынган чын хәл. Арабызда Галимҗан Ибраһимовның Сабирасыдай («Татар хатыны ниләр күрми») усал кайнаналар әле дә бармы дигән сорауга җавап табарсыз сез анда.
    9161
    2
    60
  • Дәва Авылына кайтты. Авыл үзгәрмәгән, ул – үзгәргән. Хәтта исәнләшеп үткән авылдашлары да, танымыйча, артыннан карап калды. Нәфис гәүдәле, сара чәчле хатын ят иде аларга. Ә ул бер ел элек кенә дегет кебек кара чәчле, интегеп яшәгәне йөзенә чыккан Мәрсилә иде бит. Тик аның тормышындагы авырлыклар узды. Ак полосадан бара ул. Чәчен дә шуңа буятты...
    4431
    4
    38
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 6 август 2020 - 11:58
    Без имени
    Бик матур язгансыз Венера !Э чынлыкта бу булган хэл !Фэридэ ул чыннан да бик лаеклы ,хормэтле ,бик чибэр дэ унган да хатын -кыз !Исеме генэ узгэртелгэн .
    Күз яшьләрең булып мин тамам...
  • 6 август 2020 - 15:36
    Без имени
    Сабак алмаган бу хатын
    «Тасма теленә ышанып, аферистка 400 мең акча бирдем»
  • 6 август 2020 - 19:21
    Без имени
    Йозлэтэ чыгар ул аферисттан-узе генж тугел-7 буынына кадэр тошэр лэгьнэте!
    «Тасма теленә ышанып, аферистка 400 мең акча бирдем»
  • 6 август 2020 - 00:58
    Без имени
    Исән - сау Илдар! Тырыша- тырмаша Рузалиясе белән яшәп ята. Сәламәтлеге алга таба түгел, алай да бирешми. Һәр көнгә сөенеп, Аллага шөкер дип яшиләр. Юмористик хикәяләре һәрдаим "Татарстан яшьләре" битендә дөнья күрә. Биш китабы чыкты, алтынчысының табадан төшкәнен көтәләр.
    Мәхәббәт сурәте
  • 5 август 2020 - 20:19
    Без имени
    Ачыктан ачык ирегезгэ эйтегез, без кем сон сина дип. Нармальный хатын яшь баласы булган килененэ булышыр иде, сездэ узем эзерлэп идем дип. Юбилей бит диеп. Э малае аркылы эш йортмэс иде. Или узегез кайнана бн ачыктан ачык сойлэшегез. Акылы булса анлар. Э болай тавыш тын булмагач, сезгэ ошый дип уйлый. Ир кеше ойдэ нэрсэ бар нэрсэ югын белми ул. Тавыш чыга дип тэ курыкмагыз, бер чыгада бетэ ул. Э бала бн берни эйтмичэ, ачуыгвзны эчкэ йотып кайтып китеп, доресен эйтергэ кирэк. Алар ял итэсе килгэндер дип кенэ уйларга может.
    Көйсез кайнана хикмәтләре
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...