Логотип
Белмәсәң бел

Ашказаны кыздырганнан бик файдалы биш киңәш

Бу проблема белән үз гомерендә бик сирәкләр генә очрашмыйдыр. Майлы ризыклар, яңа гына пешеп чкыкан камыр ашлары ашаганнан соң, берзаман ашказаны кыздырырга тотына. Кемдер аны сару кайнау ди. Ничек кенә аталса да, үңәч турысында кыздырып, яндырып тору бер дә рәхәт хис түгел. 

Бу проблема белән үз гомерендә бик сирәкләр генә очрашмыйдыр. Майлы ризыклар, яңа гына пешеп чыккан камыр ашлары ашаганнан соң, берзаман ашказаны кыздырырга тотына. Кемдер аны сару кайнау ди. Ничек кенә аталса да, үңәч турысында кыздырып, яндырып тору бер дә рәхәт хис түгел. 

Әгәр дә ашказаны көн дә кыздыра һәм ул майлы, әче ризыклар ашау белән бәйле түгел икән, табибка күренергә кирәк. Ул берәр  чирнең билгесе булырга мөмкин, игътибарсыз калдырмагыз. 

Ашказаны кыздырмасын өчен, беренче киңәш (майлы, әче ризыкларны чикләүдән тыш) – күп ашаганнан соң ятып тормау, ә мөмкин кадәр күбрәк йөрү, хәрәкәтләнү. 

Ромашка үләнен, әнис яки фенхель орлыгын төнәтеп, җылымса килеш бал белән эчү  ашказанының әчелеген киметергә булыша.

Ашказанындагы «янгынны» сүндерергә җылы сөт ярдәм итә. 

Немец диетологлары мондый вакытта бер банан ашап куярга киңәш итәләр. 

Көнчыгышта исә ашказаны кыздырганнан җылымса гына имбир чәе эчәләр икән. 

Кайчагында бер кисәк кипкән ипи ашап кую да ашказанындагы әчелекне киметеп, уңайсыз хисне бетерә. 

 

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар