Логотип
Белмәсәң бел

Алты  «мин»

Әлеге язма үз-үзеңә дөрес бәя кую турында. 

Америка психологы Майк Розенберг һәркемнең җанында алты «мин» яшәвен ачыклаган. 
«Чын мин»  – шушы минутта чын халәтемә туры килүче «мин»;
«үсештәге мин» – нинди максатларга ирешергә теләүче «мин»;
«идеаль мин» – әйбәт шартларга эләксәм (белемем башкача булса, эшем бүтән, ирем бүтән...) «мин» менә шундый булыр идем;
«киләчәктәге мин» – киләчәктә «мин» шундый булырга мөмкин (ул гел уңай гына булмаска да мөмкин);
«идеальләштерелгән мин» – үземне шулай итеп күрүе рәхәт булган «мин»;
«күрсәтмә «показушный» мин» – кешеләр алдында үземне яхшы итеп күрсәтергә омтылучы «мин». 

Эчтә яшәүче «мин»нәрнең шулай күп булуы үз-үзеңә дөрес бәя куярга комачаулый. Хәтта тормыш тәҗрибәсе бай булганнарда да бу алты «мин»  үзара килешеп кенә яши алмый. Яшүсмерләрдә исә ул «мин» еш кына теге яки бу якка авышучан. Әле генә үз-үзенә тулысынча булган ышаныч икенче минутта үз көчеңә бөтенләй ышанмау белән алышынырга мөмкин. 

Моның нәрсәсе куркыныч, диярсез. Үз-үзеңә дөрес бәя куя алмау, дөньяны дөрес итеп танымау кебек үк, үз-үзеңне һәм тирә-юнеңдәгеләрне аңлый алмауга китерә. Әйтик, кешенең үз шәхесен раслыйсы килә, ләкин үз-үзеңне раслау өчен реаль гамәлләр кылырга кирәген аңламый. Моның өчен шул башкалардан аерылып тору да җитә дип саный (мисалга, экстравагант кием белән, үзеңне башкача тоту белән...). 

Мәскәү дәүләт университеты студенткалары белән (кызлар гына катнашкан) шундый эксперимент уздырганнар. 
Экспериментта катнашучы һәр студент тәкъдим ителгән ике кызга карата үз мөнәсәбәтен белдереп, характеристика язарга тиеш булган. Кызлар махсус сайлап алынган. Аларның берсе холкы-фигыле белән экспериментта катнашучының үзенә бик охшаш булса, икенчесенең характеры бөтенләй капма-каршы булган. 

Экспериментта мондый сораулар булган: нигә бу кызлар югары уку йортына кергән, ни өчен нәкъ менә шушы уку йортын сайлаган? Мөнәсәбәт белдерүченең фикеренчә, әлеге кызлар үз мөмкинлекләрен ничек бәяли, алга таба үсү перспективаларын ничек күрә? Булачак ирләрен нинди итеп күзаллый? Яшьләр компаниясеннән алар ни көтә?

Шунысы кызык, экспериментта катнашучы кызларның чирегенә якыны характерлары белән үзләренә якын торган кызларга тискәре мөнәсәбәт белдергән. Шул рәвешле, алар үзләре дә сизмәстән, үз-үзләренә тискәре бәя биргәннәр. Ә инде шушы ук сорауларга үзләре булып җавап язарга кушылгач, җаваплар капма-каршыга үзгәргән, кызларның берсе дә үзләре турында начар итеп язмаган. 
Ә бит башкаларга карата характеристика язган кызлар чынлыкта үз җитешсезлекләренә үзләре үк бәя биргән. Үз шәхесеңне тасвирлауга караганда, җитешсезлекләрне башкаларда күрү күпкә җиңелрәк шул. 

 

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы психологик алым.

    Хәзер укыйлар