Логотип
Белмәсәң бел

8 мартка бүләк идеяләре

Иң хисле, нечкә күңелле, ягымлы бәйрәм җитә бит, сизәсезме? Ирләрнең иң җитезләре инде күптән бүләк әзерләп куйгандыр. Арагызда әле дә бүләк алмаганнар булса, бу киңәшләр – сезнең өчен!


Иң хисле, нечкә күңелле бәйрәм җитә бит, сизәсезме? Ирләрнең иң җитезләре инде күптән бүләк әзерләп куйгандыр. Хәзер өйдән торып кына да маркетплейслар аша әллә нинди бүләкләргә заказ биреп була. Исемлегегездән тагын бер кат күз йөртеп чыгыгыз әле, беркем дә калмадымы? Сөйгәнегезгә дә, әниегезгә дә, кызыгызга да, хәтта коллегаларыгызга да бүләк алдыгызмы? Килешәбез, кызлар аптырап тормый хәзер, әтисенә инде күптән нинди бүләк кирәген әйтеп куйгандыр. Коллегаларга да хезмәттәшләрегез белән алдан әзерләнеп, котлау уйлап куйгансыздыр. Ә менә әниләргә, хатыннарга бүләк алу, гадәттә, иң соңгы көнгә кала.

Бүләк сайлауны иң соңгы көнгә калдыргансыз икән, бездән сезгә берничә киңәш. Әйдәгез, әниләрдән башлыйк. Алар иң беренче чиратта игътибарга лаеклы кешеләр бит.
1. Татар орнаменты белән яулык. Бу бүләк мөселманча яулык ябып йөрүче ханымнарга да, дөньяви образда йөрүче ханымнарга да килешә. Берәүләр аны башына япса, икенчеләр муенына, иңенә салып кия ала.
2. Матур сервиз йә парлы чокыр-тәлинкә. Хәтерлисезме, элек сервизлар сервант саен була иде. Хәзер андый мода бетте, сервиз бүләк итүчеләр калмады да диярлек. Аннан соң, әниләрнең матуррак әйберне җыеп куя торган гадәтләре дә бар. Ә бу бүләкне биргәндә: «Әни, бүгеннән үк өстәлеңә куй, куллан, мине рәхмәт белән искә алып, тәмле чәй эч», – дип кисәтегез. 
3. «Сөембикә» журналына яздырдыгызмы әниегезне? Өлгермәгән булсагыз, хәзер үк языла аласыз. Киләсе айдан ук журнал әниегезгә килеп җитәчәк. Бер бәйрәмлек кенә түгел, ел буена сузылырлык бүләк булачак бу!
4. Бал белән ясалган төрле җыелмалар. Хәзер чикләвекләр белән дә, җиләкләр белән дә бик матур, тәмле баллар саталар. Кәрәз дә, чыршын да салып, матур тартмага салып бирәләр.
5. Алъяпкыч. Бу бүләкне әниегез көн дә куллана ала. Ашлар уздырганда, аерым очракларда гына да кия ала. Һәрхәлдә, күргән кеше битараф калмас. Тамбур чигүле милли орнамент белән бик күп матур вариантлар табарга була. 

Сөйгәнегезгә бүләк сайлауга килгәндә, бераз креативрак идеяләр уйларга кирәк. Инде озак еллар бергә яшәсәгез бигрәк тә. Алтын алка, чылбырларны инде әллә ничәне биреп өлгергәнсездер. Акча гына биреп котылсагыз да ярар иде дә, игътибар күрсәтеп, сөендерүгә ни җитә?! Бәлки, сезнең хатыныгызга әниләр өчен тәкъдим иткән идеяләр дә туры килер. Ә менә бу бүләкләргә ничек карыйсыз?
1. Атта йөрү. Һәр шәһәрдә, хәтта район үзәкләрендә диярлек мондый хезмәт күрсәтелә. Бер сәгатьтә икәүдән-икәү генә, сөйләшә-сөйләшә табигатькә хозурланып, тынычлык тыңлап йөреп кайтсагыз, менә дигән ял булачак!
2. Фотосессия. Хатын-кызның, һәрвакыттагыча, үзенә вакыты җитми. Ә сез бөтен йорт мәшәкатьләрен ярты көнгә булса да үз өстегезгә алып, сөйгәнегезне фотосессиягә җибәрегез. Макияж, прическа, образ тудыру фотосессия бәясенә кергән булса, тагын да яхшы. Аның инде берни турында кайгыртасы да булмый.
3. Массаж курсы йә СПА-салонга сертификат. Мондый бүләкне сөйгәнегез үзенә үзе барыбер ясамаячак. Димәк, бу эшне сез эшләргә тиешсез. Ике кешелек итеп алсагыз, берьюлы үзегез дә ял итәрсез. 

Шушы исемлектән берәр бүләк сайлап алсагыз, янына лалә йә мимозадан бәйләм дә өстәсәгез, уңышка ирешүегез шиксез!
Һәм инде кемгә дә килешә торган, бүләкләр исемлеге. Бу инде бөтенләй дә өлгермәгән, бу киңәшләрне 7 март көнне кичтән йә 8 Март иртәсендә генә ачып укыган ирләр өчен. Косметика, эчке кием йә сумкалар кибетенә сертификат алсагыз, оттырмассыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар